Сентябрь аена сынамышлар
Сынамышларга ышанасызмы?
Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы була.
Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
Бу ай салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.
Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса, соң килер.
Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә, кыш озын булыр.
Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев