Сиксән дүрт яшь яшьлек әбинең бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә
Әгерҗедә яшәүче сиксән дүрт яшьлек бакчаччы Халидә апа ГОБӘЕВА яшелчә, җиләк-җимешләренең гөрләп үсүенә куана.
- Елның нинди килүенә карамастан, бакчамнан мул уңыш җыеп алам, – ди ул.
Капкадан килеп керүгә шау чәчәктә утыручы лилияләр каршы ала. Алар янында башка төрлеләре дә чәчәккә бөреләнгән инде. Бакча җиләкләре дә кызарырга әзерләнгәннәр. Бер төбендә күпме җиләк аның?! Тәлгәшләре сыгылып-сыгылып тора.
- Менә бу эре карлыганнарымның да пешүен зарыгып көтәм. Карасының да, кызылының да уңышы бик мул булачак, – ди Халидә апа.
Суган, кишер, кәбестә, баклажан, чөгендер – һәммәсе дә бик матур үсеп киләләр. Бакчада ник бер чүп булсын?!
- Өлкән яшьтә булсам да шушы бакчамнан башка яшәүне күз алдына китермим. Яратам бакчада казынырга! – ди әгерҗелеләрне орлык, үчсентеләр белән тәэмин итүче бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев