Суган кабыгын кабачкига ничек сибәргә?
1 килограмм суган кабыгы өстенә 3 литр кайнар су салыгыз
Кабачки мул уңыш бирсен өчен суган кабыгы кулланырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Суган кабыгы белән ясалган ашлама туфракны яхшырта, корткычлар белән көрәшә.
1 килограмм суган кабыгы өстенә 3 литр кайнар су салыгыз. Шушы катнашманы бер тәүлек төнәтегез. Аннары сөзегез һәм биш литр су кушыгыз.
Шушы ашламаны кабачкига сибегез.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев