Теплицагыз әзерме?
Теплицаларны дезинфекцияләү өчен бакыр купоросы эремәсен куллану яхшы нәтиҗә бирә
Моның өчен кер сабыны эремәсе яки белизна кушылган су белән стеналарын юабыз.
Эремә сыйфатында аш горчицасы да кулланырга мөмкин. Ул көчле исле булырга тиеш.
Теплицаларны дезинфекцияләү өчен бакыр купоросы эремәсен куллану да яхшы нәтиҗә бирә. Юганнан соң чиста су сиптереп чайкатырга онытмагыз.
Теплица стеналарын эшкәрткәндә препаратлар балчыкка үтмәсен һәм соңыннан үсемлекләргә һәм микроорганизмнарга зыян китермәсен өчен яхшылап капларга кирәк.
Теплицада тагын бер эшне башкару мөһим. Ул – корткычларның личинкаларын юк итү өчен төтен шашкалары куллану. Шашка яхшы тәэсир итсен өчен инструкцияләрне төгәл үтәргә, теплица күләменә ничә шашка кирәклеген дөрес исәпләргә кирәк. Аны куйгач теплицаны ябарга һәм озак вакытка калдырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев