Тиздән яңа бакча сезонына старт бирелә
Йорт шартларында соң өлгерә торган сортлы яшелчәләр, чәчәк орлыклары чәчү өчен иң кулай вакыт
Январь аенда һәвәскәр бакчачылар өчен яшелчәләр, чәчәкләр орлыкларын барлау, чәчү сезоны башлана. Моның өчен алдан:
- түтәлләрне уйда планлаштыру, теләгән культуралар исемлеген төзү, запаста булган орлыкларны яңалары белән тулыландыру;
- үсентеләр өчен яңа чүлмәкләр, стаканнар, ящиклар, кассеталар, торфлы сәдәфләр, грунт һәм башка кирәкле материаллар сатып алу;
- бакча коралларын тикшерү, төзәтәсен-төзәтеп, алыштырасын-алыштыру;
- туфракны яхшылап иләү, кирәкле туклыклы матдәләр белән болгатып, әзерләп кую;
- быел срогы чыга торган яшелчә орлыкларын аеру һәм беренче чиратта чәчү зарур.
- январь бакча культураларын үстерү, үсентеләрне карау, агротехника турында китаплар уку, үз белемеңне арттыру өчен дә менә дигән ай.
Ак кәчәнле һәм төсле кәбестә, сельдерей, баллы һәм ачы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең соң өлгерә торган һәм гибрид сортларын январьдә, иртә һәм уртача өлгерә торганнарын февраль ахыры-март башларында чәчәргә була. Шулай ук йорт шартларында яхшы үсүче яшел суган, базилик, петрушка, укроп кебек яшеллек орлыкларын чәчәргә дә бик кулай вакыт.
Ә бакча гөлләреннән январьдә
• эустома
• бакча примуласы
• канәфер
• шабо
• кобеяне чәчәргә мөмкин.
Кыскасы, бакчачыларга яратып башкара торган мәшәкатьләре кышын да тынгылык бирми. Яңа сезон старты белән сезне бакчачылар! Иртә чәчелгән яшелчәләрдән иртә уңыш алырга мөмкин булуын онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев