Уңган бакчачыдан кыяр үстерү серләре
Киңәшләрне Тирсәдә яшәүче бакчачы Фаилә Гыйльфанова җиткерә.
Кайбер бакчачылар помидор белән кыярны бер теплицага утыртырга ярамый, диләр. Мин ел саен теплицаның бер почмагына алты төп кыяр утыртам. Яхшылап тәрбияләгәндә ул җәй буе уңыш бирергә мөмкин. Узган ел алты төп кыярның уңышы көзгә кадәр ашарга да, тозларга да җитте.
Яшелчәнең яфраклары саргая башлауга аны тукландырырга кирәк. Сезонга ике тапкыр яшелчәгә чүпрәле су «эчертәм». Моның өчен бер кап «Люкс» чүпрәсен ун литрлы суга салып ике тәүлек төнәтәм. Аннан ун литр суга әлеге катнашманы бер стакан салып һәр төпкә сибеп чыгам. Бу кыярның үсешенә, яшәрүенә уңай йогынты ясый. Чүпрәле суны помидорга да сибәргә мөмкин.
Кыш буе җыеп барган суган, сарымсак кабыкларын, кычыткан, тузганакны барысын бергә 20 литрлы савытка салып, су агызып өч-дүрт көн тотканнан соң, ун литрга бер литр салып кыяр-помидорны ашларга була. Бу да – яшелчәләр менә дигән файдалы ашлама.
Кыярның төбен йомшартып торырга һәм вакытында күтәртеп бәйләргә кирәклеген дә истә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев