Укроп яхшы үссен өчен нишләргә?
Даими рәвештә су сибеп торыгыз
Укроп зур булып, күпереп үссен өчен берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.
Укропны ел саен яңа сортын утыртыгыз. Түтәл коры булса, укроп бик еш утыртылса, начар үсә.
Беренче шытымнар чыкканчы туфрак дымлы булып торсын. Шул очракта 10-12 көндә орлыклар шытып чыгар.
Икенче кагыйдә – даими рәвештә су сибеп торыгыз. Су җитмәсә, укроп вак яфраклы, тәмсез һәм иссез булып үсә.
Шытымнар бик еш булып чыкса, алар арасында 15-20 см ара калдырып сирәкләгез.
Эссе һавада күп итеп су сипкән очракта, укроп бик яхшы үсә.
Зонтиклар ясалуын теләмәсәгез, түтәлне берничә өлешкә бүлегез һәм 2-3 атнага бер тапкыр яңа орлыклар утыртып торыгыз.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев