Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Вәт, ичмасам, кабак бу

Моннан берничә ел элек Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлаткан иде. Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диделәр йорт хуҗалары ул чакта үзләре дә.

Берсеннән-берсе зур җиде кабак тәгәрәшеп ята. Барысы да өлгергән, авыздан су китерәләр иде хәтта. Әнә, берсен үлчәүгә салып караган идек 30 кило 500 грамм күрсәтте. Икенчесен Хәниф белән уллары Гадел көчкә күтәреп үлчәүгә салдылар. Анысының авырлыгы 52 кило! Вәт, ичмасам, кабак бу!

Сезнең бакчада шундый гигант кабаклар үсәме? Гомумән, “Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында мул булып уңган җиләк-җимеш, яшелчәләрегез белән бүлешә аласыз. Фотоларын безгә agr-vesti@mail.ru электрон адресына юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев