Халисә Халикова: Борычларны күчердем инде
«Ел саен февраль башында помидор-борычларны чәчәм..» - ди ул
Исәнбай авылында яшәүче Халисә ХАЛИКОВА бакча сезонын ачып җибәргән дияргә дә була инде. Ул татлы һәм әче борычларын күчереп утыртырга да өлгергән, помидорларның да берничә сортын чәчеп куйган.
– Ел саен февраль башында помидор-борычларны чәчәм. Әнкәй дә гомер буе иртә чәчте. Аңа карап без – кызлары да шулай эшлибез. Ул быел борычны январь ахырында ук чәчкән. Мин дә аннан калышмадым. Борычларны аерым тартмаларга күчереп утырттым инде. Ә менә Ай календарендагы уңышлы көнне сайлап узган атнада помидор да чәчтем.
Балчыкны көздән бакчабыздан алып куябыз. Өйгә алып кереп җылыткач, тартмаларга бушаткач, чәчәр алдыннан гөжләп торган кайнар су сибәм. Туфрак суынгач, орлыкларны сибәм. Һәр сортны аерым савытларга чәчәм, күчергәндә дә аерым тартмалар әзерлим. Нинди сорт, кайсы числода күчерелгәнен язып куям.
Орлыкны күбрәк үзем ясыйм, кибеттән дә сатып алам. Ел саен сигез-тугыз төрле помидор утыртам. Тозлар өчен кыска сабаклы, җимешләре ваграк булган сортларны сайлыйм.
Үсентеләрне тәрәзә төбендә үстергәндә бернинди ашлама да кулланмыйм. Помидор-борыч үсеше өчен кар суының файдасы зур дип уйлыйм. Ул йомшак, аны үсентеләр бик ярата. Чиләк белән алып кереп куям да, бүлмә температурасына кадәр җылытып сибәм.
Ә теплицага күчергәч үсентеләргә көл суы сибәм. Башка төрле ысуллар кулланганым юк.
Шунысын да әйтим әле: кайберәүләр борыч-помидор чәчәргә иртәрәк дип уйларлар. Бәлки, шулайдыр. Әмма мин яз соңрак килсә дә, борчылмыйм. Чөнки без борычны да, помидорны да теплицага өйдә чәчәк аттырып чыгарабыз. Борычны чыгарганда беренче чәчәкләрен өзәбез. Ул тагын да тармакланып үсеп китә, уңышы да күпкә мул була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев