Язын бакча җиләгенә йод сибәргә кирәк
Йодны язын бер схема буенча кулланалар
Бакча җиләгенең уңышы яхшы булсын өчен, язын йод кулланалар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Йодны даруханәдән алырга кирәк. Ул үсемлектә аминокислоталар алмашы процессына йогынты ясый, зарарсызландыра, бактерияләрне үтерә, үсемлекнең иммунитетын яхшырта, гөмбәчек барлыкка килү ихтималы кими.
Йодны язын билгеле бер схема буенча кулланалар.
Бер чиләк су, бераз кайнар су, 100 грамм агач көле, 10 тамчы йод кирәк.
Башта көлне иләктән иләгез, аннары кайнар су кушыгыз, салкынча урында 5-7 минут төнәтегез.
Аннары бу эремәне сулы чиләккә салыгыз, шуннан соң гына йод тамчыларын өстәгез.
Алдан дымландырылган туфракка шушы төнәтмәне сибеп чыгыгыз. Бер куакка 400-700 мл төнәтмә кирәк, диелә хәбәрдә.
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев