Язын яшелчә бакчасында туфракны яхшылап әзерләү мөһим
Россельхозцентр филиалының Әгерҗе район бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рәхмәтуллин киңәшләре файдалы булыр.
Яхшы уңыш алу өчен язын туфракны бик яхшылап әзерләү тиешле. Иң беренче эш итеп туфрак өстен һәм сукмакларны чүп-чардан арындырырга, аннан туфракка минераль ашлама кертергә кирәк. Язын мочевина, аммофоска кебек составында калий, фосфор һәм азот булган ашламалар яхшы. Туфрак бераз кипшергәч, компост һәм черемә кертергә була. Туфракны сәламәтлендерү өчен “Триходермин Нова“ фунгициды куллану да файдалы. Аны керткәннән соң туфракны яхшылап казып, йомшартып чыгарга кирәк.
Яшелчә бакчасына иң беренче итеп редис, борчак, салат, кузгалак, кыяк өчен суган, кишер, чөгендер утыртырга була. Әлеге культуралар орлыкны салкын туфракка чәчкән очракта да уңыш бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев