Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әгерҗе районында ике ир-ат уртак танышын кыйнаган

Үз гаепләрен ир-атлар тулысынча таныганнар

Әгерҗе районы прокуратурасы 30 һәм 32 яшьтәге җирле кешеләргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аларны кыйнуда гаепле дип тапкан. Моңа өстәп, берсе үтерү белән янауда да гаепле дип табылган.

Судта билгеле булганча, 2023 елның 20 октябрендә гаепләнүчеләр Әгерҗе урамнарының берсендә танышлары белән талаш барышында аның башына өчтән дә ким булмаган санда сугалар. Аннан өчәүләп зыян күрүченең фатирына керәләр һәм аны буалар, ә берсе үтерү белән янау сүзләре әйтә. Аннан урамга чыгалар һәм зыян күрүчегә тагын икедән ким булмаган санда сугалар. 

Үз гаепләрен ир-атлар тулысынча таныганнар. Суд аларның берсенә 6 айга иреген чикләү, икенчесенә, җинаятьләр җыелмасы буенча, 1 ел да 3 айга иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләгән. 

Суд карары законлы көченә кермәгән. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев