Бала тудыру йортында фаҗига: 4 нарасый янып үлгән
3 кеше төтен белән агуланган
Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә бала тудыру йортында янгында сабыйлар һәлак булган. Бу турыда РИА Новости яза, дип белдерде Интертат.
Бакуда Республика перинаталь үзәгендә фаҗига 9 гыйнварда иртән була. Азәрбайҗан генераль прокуратурасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, «янгында 4 яңа туган сабый үлгән».
Шулай ук 3 кеше төтен белән агуланган, аларны Клиник медицина үзәгенең токсикология бүлегенә салганнар.
Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев