Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

«Баламны ботинкасыннан таныдым». Әти-әнисе кайтырга 10 мин калгач, үсмерне поезд таптый

Мәрхүм бала мәктәптә дүрткә-бишкә укый

17 гыйнварда Мәскәү өлкәсендә 15 яшьлек малайны поезд таптаган. Анасы аны ботинкаларына карап таныган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза, дип белдерде Интертат.

Үсмер колагында наушниклар була, ул якынлашып килүче электричка тавышын да ишетми. Бала тимер юл кичүе аша чыкмакчы була. Фаҗига турында әнисе мессенджердагы чаттан укып белә.

«МК» ачыклаганча, фаҗига Игнатьево станциясендә була. 9 сыйныфта укучы малай, иптәшләре белән йөргәннән соң, өйгә кайтып бара. Ул салкын тиеп авырып, берничә көн мәктәпкә бармаган, фаҗига булган көнне сыйныфташлары белән очрашырга булган.

18.30 сәг тирәсендә үсмер тимер юл аша чыга. Колагына наушник тыга, капюшонын киеп куя. Мәскәү өлкәсе ягыннан Шатура-Мәскәү электричкасы килә. Үсмер кешеләр белән бергә чыга, тик иң артта була. Состав килеп җиткәндә, башка кешеләр тизрәк бара башлый, малай исә ишетми. Аңа башкалар кычкыра, тик ул беркемне дә ишетми. Бала поезд астына кереп китә.

Бу вакытта мәрхүм баланың ата-анасы Мәскәүдән эштән кайтып килә. 41 яшьлек әни кеше бистә чатында фаҗига турында хәбәр күрә. Анда билгесез үсмерне поезд таптауны язалар.

«Без станциягә 10 минуттан кайтып җиттек. Мин соңгы минутка кадәр ул түгелдер дип өметләндем. Тик, кызганычка, мин хаклы булмадым. Мин улымны ботинкасыннан таныдым, бергә сайлап алган идек», – ди әни кеше.

Мәрхүм бала мәктәптә дүрткә-бишкә укый. Авыруы бетеп, тизрәк мәктәпкә бару вакытын көтә. Бию һәм шахмат белән шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев