Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Документларын алыр өчен ут эченә кергән хатын үлгән

Караидел районында фаҗига

Башкортстанда яшәүче хатын, документларын алып чыгарга дип, яна торган өй эченә кергән һәм чыга алмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Фаҗига Караидел районының Байкы авылында узган төндә була. Шәхси йортта янгынны 40 минут эчендә коткаручылар һәм волонтерлар чикли, бераздан ачык утны бөтенләй сүндереп тә бетерәләр.

Агач йорт хәрабәләре арасында 45 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. 57 һәм 46 яшьлек ике ир-ат пешә. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклаганча, янгын верандада башлана. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, беренче булып мәрхүмә хатын уянган. Ул башкаларны уяткан һәм урамга алып чыккан. Аннары бу хатын, документларын алырга дип, кабат өйгә кереп киткән һәм әйләнеп чыкмаган.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Фото: https://www.bashinform.ru, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев