Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Дүрт яшьлек бала төне буе урамда йөреп катып үлгән

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан

Бурятиянең Кижингинск районындагы бер кечкенә генә авылда дүрт яшьлек бала үлгәннән соң, тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

21 ноябрь көнне кич белән әни кеше балаларын йокларга яткыра. Күрше бүлмәдә үзе дә йокларга ята. Төнлә, сәгать икеләрдә уянып,  балаларын кереп караса, берсе юк. Олыракларын уятып, аны эзләргә чыгып китәләр. Соңрак аларга күршеләре һәм башка авылдашлары кушыла.

Баланы иртә белән генә табып алалар. Ул бер өй тирәсендә койма янында ята торган була. Аягында сапожки, күлмәк һәм җиңелчә куртка кигән була.

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев