Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Яңа ел алдыннан югалган 18 яшьлек кыз мәете табылган

Кыз бала 30 декабрьдә югала

Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек кызның мәете табылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.

Кыз бала былтыр Яңа ел алдыннан – 30 декабрьдә югала, шуннан бирле аның белән элемтәгә чыгып булмый. Хәзер, бу кызны үтерүдә шикләнеп, 35 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

«Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат корбанының кайда булуын күрсәтте – мәетне ташландык бушлыкта таптылар. Якынча белешмә буенча, ул кызны буып үтергән», – дигән канал чыганагы.

Әлегә җинаятьченең мотивлары ачыкланмаган.

Якынча белешмә буенча, үтерүче – рецидивист, ул ике хатын-кызны үтергән өчен төрмәдә утырган булган инде. Ул мәетләр белән йортны да яндырмакчы булган, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев