Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Ижевск янында шартлау ракета двигательләрен планлы сынау вакытында булган

Бу гадәттән тыш хәл түгел, планлы чара

Ижевск янында шартлау видеосы төшерелгән видеокадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Әлеге хәл ракета двигательләрен планлы сынау вакытында булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы Завьялов районы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) сылтама белән яза.

«Воткинский заводыннан мөрәҗәгать килде. Ракета двигательләрен сынау булган. Бу гадәттән тыш хәл түгел, планлы чара», – дигән агентлык чыганагы.

Моңа кадәр «Татар-информ» язганча, Ижевскида яшәүчеләр шәһәрдә яки аның янында көчле шартлау ихтималы турында хәбәр иткән. Социаль челтәрләрдә шул турыда видеороликлар чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев