Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Казанда 5 яшьлек малай күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган

Егылып төшү аркасында бала җитди имгәнүләр алып җан биргән

Казанда Яңа Савин районында Адоратский урамындагы йортларның берсеннән 5 яшьлек ир бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Егылып төшү аркасында бала җитди имгәнүләр алып җан биргән.

Беренчемәгълүматлар буенча, бала әбисе белән генә булган. Дәү әнисе үз эшләре белән мәш килгән арада, малай залдагы тәрәзә төбенә менгән. Бүлмәне җилләтергә ачылган тәрәзәдән җиргә егылып төшкән.

Хәзерге вакытта беренчел тикшерүләр бара, хәл тулаем ачыклана.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев