Хатынын атып үтергән дә үз-үзенә кул салган
Салгаларга яратуы аркасында талаш килеп чыккан
Ленингорскида бер ир-ат хатынын атып үтергән, аннары үзенә кул салган. 6 августта шәһәр йортларының берсендә тикшерүчеләр көчләп үтерелгән билгеләре белән 69 яшьлек ир-ат һәм аның 54 яшьлек хатынын табып алалар.
Ачыкланганча, аерылсалар да, ир белән хатын бергә яшәүләрен дәвам иткән һәм еш кына ирнең салгаларга яратуы аркасында талаш килеп чыккан. Чираттагы гаугадан соң гаилә башлыгы ау мылтыгыннан хатынына аткан. Шуннан соң ир-ат үлем алды язуын язган һәм үз-үзен үтергән. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев