Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Ураза гаетенә каршы төндә авыл мәчете янып беткән

Янгын бинаны тулысынча юк иткән

Башкортстанның Бүздәк районында Иске Богады авылында 10 апрель төнендә мәчет янган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бер катлы мәчеттә янгынны сүндерү өчен 10 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр.

Һәлак булучы һәм зыян күрүче кешеләр юк. Урында экспертлар эшли. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

https://newsbash.ru белешмәсе буенча, янгын бинаны тулысынча юк иткән. Башкортстан Диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин, мәчет яңартылачак, дип ышандырган.

Чыганак

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев