Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

1 октябрьдән ата-аналарны зур яңалыклар көтә

Бу хакта РИА Новости яза

1 октябрьдән башлап Россиядә аз керемле гаиләләр беренче яки икенче бала туган өчен яки баланы уллыкка алган өчен пособиены «Мир» картасына, я кулга акча яки банк картасы бәйләнмәгән гадәти счетка гына алып булачак. 

Моңа кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хщбщр иткәнчә, «Мир» картасы, иртә исәпкә баскан йөкле хатыннарга айлык пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм бала карау буенча пособиеләр алу өчен кирәк. Шулай ук өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр өчен айлык пособие алу өчен кирәк.

Йөкле хатыннарга бирелә торган пособиены һәм сигез яшьтән алып 17 яшькәчә балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләрне почта аша алу мөмкин булмачак. Ә мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр теләсә нинди түләү системасы карталарына күчерелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев