Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

12 яшьтә “кияүгә чыктым“

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә Әгерҗедә 56 ел бер-берсен хөрмәтләп, тату, дус, матур гомер кичерүче Миңнегаяз-Фәния ФӘЙЗУЛЛИНнарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар. - Мин Гаязыма 5 сыйныфта укыганда "кияүгә чыккан" идем инде. Шаяртам, әлбәттә. Шул вакытта Гаяз миңа күз салып куйган булган. Мәктәптә бергә укыдык. Өйләнешкәч икебез дә локомотив депосында...

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә Әгерҗедә 56 ел бер-берсен хөрмәтләп, тату, дус, матур гомер кичерүче Миңнегаяз-Фәния ФӘЙЗУЛЛИНнарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар.
- Мин Гаязыма 5 сыйныфта укыганда "кияүгә чыккан" идем инде. Шаяртам, әлбәттә. Шул вакытта Гаяз миңа күз салып куйган булган. Мәктәптә бергә укыдык. Өйләнешкәч икебез дә локомотив депосында эшләдек. Бер-бер артлы сигез балабыз туды. Балаларга әти сүзе һәрчак закон булды. Шөкер, ул-кызларыбызның берсе дә тормышта югалып калмады, һәрберсе үз урынын тапты, - ди Фәния апа.
Ярты гасырдан артык бергә гомер итүче бу парга сокланып карап туймассың. Алар икесе дә бик тыйнак. Фәния апаның сабырлыгы йөзенә чыккан. Гаяз абый да бик нечкә күңелле. Балалар, оныклар тәбрикләгәндә күңеле дә тулды. Әнә, балалары да "әти-әни" дип өзелеп торалар. Алар инде бүген сигезәү генә түгел, онык-оныкчыкларны, кияү-киленнәрне санасаң, 35кә җитәләр. Барысы да, иң кадерле кешеләрен бүләкләү тантанасына килеп, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм аның урынбасары Римма Гыйльметдинова "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален һәм бүләкләр тапшырганда Фәния апа белән Миңнегаяз абыйның күзләре яшьләнде.
- Сез - тырыш хезмәт юлы узган, акыллы балалар үстергән, олыгайган көнегездә дә бер-берегезне күз карашыннан аңлап яшәүче бик хөрмәтле пар. Тормыш юлыгыз - яшьләргә үрнәк. Гомер көзегез якыннарыгыз янәшәсендә кадер-хөрмәттә, борчу-хәсрәтсез узсын, - дигән теләкләрен җиткерде Андрей Авдеев.
Район Мәдәният сарае артистлары җырлаганда Миңнегаяз абый тормыш чәчкәсен вальска чакырды. Нәкъ 56 ел элек әле парлы тормышка аяк атларга җыенгандагы яшь чакларын искә төшереп күбәләктәй бөтерелделәр алар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев