Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Аны әгерҗелеләр оста бакчачы буларак беләләр

Шул бакчама карап күңелем елый хәзер

Әгерҗедә яшәүче Роза НАСЫЙРОВА гомере буе бакчасында мул итеп җиләк-җимеш, яшелчә үстергән. Үзләреннән артыгын сатып, гаилә бюджетын да арттырган. 

–    Шул бакчама карап күңелем елый хәзер. Быел берни утырта алмадым. Сәламәтлегем юк, – ди Роза апа. 

Әнә шулай, 89 яшенә кадәр тәм һәм ямь табып эшләгән бакчасына карап уфтана ул хәзер. 

–    Бар юанычым, бар куанычым шул бакчам иде. Нишлисең, туксанга җиткәч, эш рәте китә икән, кул-аякларның да көче юк, – ди Роза апа. 
“Әнинең кулы җиңел иде, – ди килене Фәйрүзә апа. – Ул утырткан һәр нәрсә мул уңыш бирде. 

Роза апа елның-елында берәр мең төп помидор утыртып, аның үсентеләрен дә, кыяр-помидорлар өлгергәч аларын да базарга алып барып саткан. Гомер буе урманга йөргән. Гөмбә, җиләк җыю аның яраткан шөгыльләре булган. 

–    Болар барысы да – балачактан килгән шөгыльләр. Ачлыктан интеккән балаларны ул вакытта урман үлемнән алып калды бит, – ди ул. 
Чынлап та, балачагы бик авыр булган Розаның. Төрдәледә туган кызга биш яшь булганда әти-әнисе аерылыша. Атка утырып киткән әтисен күз яшьләренә буылып озатып кала ул. Әлеге хәлләрдән соң бертуган абыйсы туганнарында яши башлый. Ә биш яшьлек Роза тамак туйдырыр өчен туганнарының баласын карый. 

Әнисе кияүгә чыккач бәхет эзләп гаиләләре белән Ижауга китәләр алар. Әмма анда да тыныч көннәр озакка бармый. Сугыш башлана. 
–    Кояшлы матур көн иде. Без урманга җиләккә киттек. Кайтуыбызга өстәлдә повестка ята. Әтине сугышка алып киттеләр, – ди Роза. 
Шуннан соңгы тормыш юлы янә Төрдәле белән бәйле аның. Авылга кайтканда ашарыбызга ризык, ягарыбызга утын да юк иде, ничек исән калганбыздыр, дип искә ала ул. 

Иж-Бубый егете, сугыштан кайткан Госман Насыйровка кияүгә чыккач кына тормышның матурлыгын күрә ала. Бәхетле гаиләдә дүрт бала туа. Әмма парлы тормыш кына озакка сузылмый. Балалар үсеп килгәндә Госман кинәт вафат була. Розага дүрт баланы ялгызы аякка бастырырга туры килә. 

–    Балалар мәктәптән соң укысыннар өчен теш-тырнагым белән тырыштым. Шөкер, йөземә кызыллык китермәделәр. Барысы да укып кеше булдылар, – ди. 

Олы кызы Рәмзия апага 70 яшь икән инде. Ул Оренбург өлкәсендә яши. Украинада гомер кичерүче Разия дә әнисе янында сагынып көтеп алган кунак кына. Рафис белән килене Фәйрүзә, аларның балалары картлык көнендә әниләренә терәк булыр өчен Алнаш районыннан Әгерҗегә күчеп төпләнгәннәр. Ни кызганыч, Равиленең генә гомере кыска булган. 

–     Ярый әле, Рафисым һәм социаль хезмәткәр Гүзәл Хәсәнова бар. Бик олы ярдәмчеләрем алар, – дип сөенә Роза әби. 
Башка балалары да онытмыйлар. Туган көнендә өч баласы, онык-оныкчыкларыннан котлаулар кабул иткән ул. 

–    90 яшьлек юбилеем зур бәйрәм булды. Бу көнне бар борчулар онытылды. Балалар, оныклар белән гомеремнең иң бәхетле, иң күңелле мизгелләрен генә искә төшердем. Ә алар миңа яшәүгә көч өстәде, – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев