Ата-аналар мәктәптә балаларга тәкъдим ителгән менюдан канәгать түгел
Сораштыру нәтиҗәләре билгеле
Казан мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре менюның ярлы булуын, җиләк-җимешнең җитәрлек булмавын, факттагы меню һәм ризыкның реаль ассортименты арасында аерма күзәтелүен мәктәптә туклану системасындагы кимчелекләр рәтенә керткән. Ата-аналар арасында сораштыру үткәргән «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы хисабында шул хакта сүз бара.
Хисапта әйтелгәнчә, Казанның әти-әниләре балаларның мәктәптә туклануыннан 4,2 баллга (барлыгы – 10 балл) канәгать.
Әти-әниләрнең 30 процентка якыны мәктәп укучыларын ашатудагы өстенлекләр арасында ризыкның тәмен беренче урынга куйган, аннары «сәламәтлек», «баланслы», «кайнар», «төрле», «куркынычсыз» һәм «баланың үзенчәлекләрен исәпкә алучы» кебек критерийлар килә.
Әти-әниләрнең 20 проценттан артыгы белдергәнчә, алар балаларга ризыкны мәктәптә пешерәләрме, әллә инде әзерне китерәләрме икәнлеген белми.
Ата-аналар банк счеты аша түләү мөмкинлеген, ризыкларның температурасы җитәрлек, куркынычсыз һәм файдалы булуын мәктәптә туклану системасы белән бәйле уңай факторлар рәтендә атаган.
Казанда үткәрелгән сораштыруда 600 респондент катнашкан.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда автобус кондукторы терминал белән пассажирның йөзенә суккан (ВИДЕО) Агрессив пассажирның авызыннан кан киткән2500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:42Ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән Авария кичә Званка авылы янында булган3700
-
12 гыйнвар 2021 - 13:04ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Әгерҗедә булып китте
-
12 гыйнвар 2021 - 13:03Әгерҗедә чаналар фестивале гөрләде
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.289300
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда автобус кондукторы терминал белән пассажирның йөзенә суккан (ВИДЕО) Агрессив пассажирның авызыннан кан киткән2500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:42Ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән Авария кичә Званка авылы янында булган3700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика