Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Берегез өчен берегез кирәк

    "И-и сәхнә түрендә хөрмәтләнүче бу парларга ничек сокланмыйсың инде. Аларга карагач, гомер көземнең ялгызлыкта узуына бик көрсенәм. Кара-каршы утырып чәй эчәргә дә иптәш юк бит", дип зарланып алды бер апа. "Яшьлек чоры эш белән сизелми узып китә ул, ә менә картайгач иптәш кирәк. Картлык чоры бик яман", дип өстәп куйды...

    "И-и сәхнә түрендә хөрмәтләнүче бу парларга ничек сокланмыйсың инде. Аларга карагач, гомер көземнең ялгызлыкта узуына бик көрсенәм. Кара-каршы утырып чәй эчәргә дә иптәш юк бит", дип зарланып алды бер апа. "Яшьлек чоры эш белән сизелми узып китә ул, ә менә картайгач иптәш кирәк. Картлык чоры бик яман", дип өстәп куйды икенчесе.


    Исәнбай Мәдәният йортында "Пар канатлар" кичәсендә залдагы тамашачылардан ишетелгән сүзләр бу. Чынлап та, сәхнә түрендә хөрмәтләнгән парларга ак көнләшү белән сокланып карадык. 60 ел бергә гомер итеп, бриллиант туйларын билгеләп үткән Энҗия-Әгътәф Җәмилевлар тормышны җигелеп тартканнар, икесе дә - сугыш чоры балалары.
    - Тормышның ачысын-төчесен күрдек, савыт-саба да шалтырамый тормады. Әмма сабырлык һәм түземлек - миңа хас сыйфатларның иң күркәмнәредер, - ди Энҗия апа. Ул - 35 ел инде авылда дини йолаларны үтәп яшәүче хөрмәтле абыстай.
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткән Әминә-Хәмит Ибәтуллиннар гомер көзләрендә икесе генә яшәсәләр дә, биш кызлары, кияү-оныклары туган йортка эзне суытмыйлар. Авылыбызның алтын куллы остасы, дини йолаларны үтәп яшәүче Хәтәм абый белән Фәзилә апа Мозаффаровлар, күп еллар яңа туган сабыйларның сәламәтлеге сагында торган ак халатлы шәфкать иясе Наилә ханым һәм аның җәмәгате Фәрит абый да рубин туйларын билгеләп үткәннәр. Наилә апа әле гармунда да бик оста уйный. Әнә, уфтанма, гомерләр уза дип җыр суза ул.
    - Шатлык-сөенечем булса, кулга гармунымны алам да рәхәтләнеп җырлыйм. Ә нигә җырламаска, дөньям бөтен, кызларым менә дигән, оныкларым үсеп килә. Иң мөһиме, ышанычлы тылым - пар канатым янәшә, - ди Наилә апа.
    Туй көннәрен искә төшереп бу парлар чәкчәктән дә авыз иттеләр. Ә тормыш учагын саклаучы хатын-кызларга медальләр тактылар.
    Бу кичәдә энҗе, көмеш туйларын билгеләп үтүче тагын дистәләгән пар сәхнә түренә күтәрелде. Алар - авылның активистлары, эш урыннарында хөрмәт яулаган, әти-әниләрен ихтирам итеп яшәүче, алма кебек балалар үстергән гаиләләр. Үзләренә карасаң, әле һич кенә дә 50не узганнар димәссең. "Гаиләдә бөтенлек, ярату һәм хөрмәт булганга яшь бит без", диләр шаяртып. Әнә, моннан 30 ел элек кавышкан Нәгыймовлар гаиләсе. Ирек кичәдә Лилиясенә йөзек кидергәч янә туй көненә - яшьлеккә кайткандай булгандыр бу пар. Әнвәр Шәрәфиев та җәмәгате Ләрисәгә чәчәкләр бүләк итте бу кичтә.
    Күп укытучыларның да гаиләләрендә бәйрәм быел. Ринат-Әлфия Борһаниевлар, Зөлфия-Рәшит Мәннановлар, Рәшит-Гөлия Садыйковлар, Рамил-Гөлназ Хуҗиннар, Шамил-Фәридә Хәбировларга алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтәргә язсын дигән теләкләр яуды.
    Радик-Клара Фәтхетдиновлар, Рөстәм-Гөлгенә Әхмәдиевлар, Раушания-Фәйзрахман Йосыповлар, Илсур-Әнисә Әхмәдишиннар да - тырыш хезмәт белән яшәүче, ил-көнгә лаеклы балалар үстергән парлар.
    Чынлап та, дөньяда һәркем сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши. Бер-береңне яратып, кадерләп яшәгәндә генә гаиләнең нигезе нык һәм ул озын гомерле була торгандыр. Сәхнә түрендә чыгыш ясаган авыл башлыгы Фәнил Сираев, ветеран җитәкчеләр Вилин Шәйхетдинов, Радик Таҗетдинов, мәдәният хезмәткәрләре Әлфирә Низамова, Алсу Йосыпова һәр парга җылы сүз таптылар.
    - 1980 елларда "Рассвет" колхозы авылда калган яшь белгечләргә йортлар төзеде. Бу парларның да кайберләре шул йортларда гомер кичерә. "Узган гомер - аккан су", диләр. Хәзер инде әби-бабайлар янында оныклар йөгерешеп йөри. Бәхет менә шул буладыр инде ул?! - диде Вилин абый.
    Бәйрәм кичендә гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне чәчәкләргә күмделәр. Балалар, туганнарның изге теләкләренә кушылып авылыбызның үзешчән артистлары җырлар да башкардылар.
    Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
    Өзеп бирер кешең булмаса...
    Һәркемнең тормыш юлында иңне-иңгә терәп барырда тиң яры булсын, гаилә учаклары пыскып түгел, дөрләп янсын иде.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: