Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бәхет өчен күп кирәкме

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу очрашуга Әгерҗедән Илсур һәм Рушания ӘЗИАТУЛЛИНнар да киттеләр. - Мондый бәхет елмаер дип башыбызга да килмәде. Бу турыда хәбәр иткәч, икебез дә аптырап киттек. Бик...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу очрашуга Әгерҗедән Илсур һәм Рушания ӘЗИАТУЛЛИНнар да киттеләр.

- Мондый бәхет елмаер дип башыбызга да килмәде. Бу турыда хәбәр иткәч, икебез дә аптырап киттек. Бик күпләр кебек без дә гап-гади гаилә инде. Шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт, - диде Рушания ханым Президент белән очрашуга китәр алдыннан.
Рушания - Әгерҗедә күпләргә таныш ханым. Ул - 1нче гимназия директоры.
- Шундый җаваплы, катлаулы вазифаны ышанып тапшыргач, эш бик еш кына беренче урынга чыга. Әмма гаилә учагын саклап торучы ир хатыны, хуҗабикә һәм дүрт балабызның әнисе булу минем иң зур вазифам дип саныйм. Чөнки җитәкче кәнәфие ул вакытлыча. Ә гаилә - гомерлек һәм ул минем өчен иң изге төшенчә. Эшеңдә әллә нинди дәрәҗәләргә ирешсәң дә, хатын-кыз өчен иң мөһиме гаиләңдә ирдән бәхетең булу, - ди әңгәмәдәшем.
- Алайса, чын дөресен әйтегез әле, ирдән уңдыгызмы Сез?
- Илсур белән 21 еллык гаилә стажыбыз бар. Минем әлегәчә бер тапкыр да нигә бу кешегә кияүгә чыктым икән дип үкенгәнем юк. Яши-яши, әле ярый, тормыш юлымда Илсур очраган дип сөенәм. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, бер-беребезгә юл куя беләбез. Шулай булмаса, дүрт бала табарга җөрьәт итмәгән булыр идем, - ди Рушания ханым.
Әйе, буй җитеп килә торган улы һәм кызы булган гимназия директорының кырыкка якынлашып килгәндә игезәк уллар алып кайтуы кайберәүләрне башта аптырашта калдырган иде.
- Кем уйлаган игезәкләр булыр дип?! УЗИдан чыккач, Рушания бу хәбәрне җайлап кына әйтсә дә, мин "телсез" калдым. Дөресен әйтим, улларыбыз туганчы дүрт баланы ничек аякка бастырырбыз дигән курку күңелдән китмәде. Ә аларны бала туу йортыннан алып кайткач, йортыбызга кояш чыккандай булды.
- Игезәкләргә исемне кем сайлады соң?
- Әтиләре, әлбәттә.
- Бик озак уйлаганнан соң Илхан һәм Илфан дигән исемнәргә тукталдым. Ил ханы һәм фән ханы булып үссеннәр дип шундый исемнәр куштырдык, - ди Илсур.
- Ирем һәр эшне уйлап, нәкъ мәкальдәгечә, "Җиде кат уйлап, бер кат кына кисә" торган кеше. Шул сыйфаты ошый миңа, - ди Рушания.
Илсур - белгечлеге буенча инженер-төзүче. Ә бу эш төптән уйлап, соңыннан гына ныклы карарга килеп эшләүне таләп итә. Әнә, Молодежная урамындагы ике катлы кирпеч йортларын да, каралты-курасын да Илсур берүзе бик җентекләп, һәр нәрсәне җиренә җиткереп төзегән бит. Кулыннан килмәгән эше юк. Ташчы да, штукатурчы да, электрик та, эретеп ябыштыручы да, сантехник та, балта остасы да ул - Уразай егете Илсур.
Гаиләнең менә шундый ныклы тоткасы булган иргә көннәр буе мәктәп эшеннән бушамый, отпускыда да эшкә чыгып чабучы җитәкче хатын түгел, чын хуҗабикә кирәктер, мөгаен.
- Минем хатын-кызны йорт эшләренә генә чумып, дипломын сандык төбенә салып ятучы итеп күрәсем килми. Ул кеше арасында яраткан эшендә булырга тиеш. Рушаниягә директор постын тәкъдим иткәч тә, сиңа ышаналар икән, димәк, бу ышанычны акларга кирәк дигән ныклы сүземне әйттем, - ди Илсур.
Гаиләсендә шундый таянычы булгангадыр инде, Рушания игезәкләрен 1,5 яшьтә бакчага биреп, янәдән җаваплы эшенә чыгудан да курыкмый. Әле алай гынамы, улларына ике яшь тулганда аны Казанга Сингапур методы буенча укырга җибәрәләр.
- Ирем игезәкләрне кемгә калдырасың, бармыйсың дисә, берни эшләп булмас иде. Илсур кирәк булгач, барасың инде, балалар өчен борчылып ятма дип мине укырга озатты. Нәниләрем өч атна әтиләре һәм улым Илнур белән кызым Гүзәл карамагында булдылар. Менә шундый ярдәмчеләрем булмаса, игезәкләрем белән директор булып эшли алмас идем. Аларга әле өч кенә яшь бит, - ди Рушания Наилевна.
Дүрт бала анасы булган директор эшендә дә сынатмый. Узган уку елы йомгаклары буенча 1нче гимназия районда җиңүче булды.
- Коллективыбыз бик дус һәм бердәм. Укытучыларыбызның күбесе бай тәҗрибәле. Үземнең укытучым Тәгъзимә Ситдыйкова - эшемдә зур киңәшчем, таянычым. Барлык коллегаларыма да, мине һәрчак аңлаучы ирем белән балаларыма да рәхмәтлемен, - диде Рушания ханым Президент белән очрашуга киткәндә.
Бу бәхетле гаиләгә:
- Кремльдә Илбашы һәм үзегез кебек бәхетле гаиләләр белән очрашудан матур тәэсирләр, яшәүгә тагын да дәрт һәм көч алып кайтыгыз дип озатып калдык.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев