Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗедә илле ел бергә яшәүче парга медаль тапшырылды

Альберт–Фәридә Гайнуллиннар – Әгерҗе районында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале белән бүләкләнгән унөченче пар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә 2008 елдан билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәм көнендә ныклы гаилә корып, бер-берсенә тугрылык саклаган, үрнәк балалар үстергән парларны хөрмәтләү безнең районда да матур традициягә әйләнде. 16 июльдә алтын туйларын билгеләп үтүче Фәридә апа белән Альберт абый да – әгерҗелеләргә көчле рухлы, тормыш сынауларын иңгә-иң куеп җиңгән пар буларак яхшы таныш.  

...Яшьли әнисез калган Кырынды кызы Фәридә Әгерҗедә яшәүче апаларына килеп төпләнгәч, күрше егете Альбертның чая, үткен, бик тә тәвәккәл кызга күзе төшә. Егеткә – 23, кызга 20 яшь тулгач яшьләр өйләнешәләр.

Әмма озак та үтми, әлеге бәхетле парны язмыш каты сыный. Олы уллары Альфредка 10 ай булганда тимер юлда стрелочник булып эшләгән Фәридәнең уң кулын поезд кисә. Яшь хатын гомерлеккә инвалид булып кала. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Фәридә апа гомер буе сәламәт кешеләрдән ким яшәми. Төпчекләре Алсу тугач та ике баланы бакчага илтү, аннан эшкә бару, соңыннан мең төрле йорт мәшәкатьләренә күмелү – боларның барысын да сыкранмыйча башкара.

Әмма Ходай яраткан балаларымны сынармын дигән бит. ШЧ-12 тимер юл предприятиесендә өлкән механик булып эшләгән Альбертның да 90нчы елларда аяклары бик каты сызлый башлый.

  • Беребез кулсыз булсак та, икенчебез йөри алмас хәлгә килсәк тә төшенкелеккә бирелмәдек. Шөкер, Альбертка 2015 елда операция ясагач, ул янә аякка басты, – ди Фәридә апа.
  • Сынауларны күп күргәнгә без икебез бербөтен дип яшибез дә инде, – дип өсти Альберт абый.

Чынлап та, аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерү дә кыен. Бакчада да бергә эшлиләр алар. Фәридә апа токмач басса, Альберт абый кисә, гаражны да икесе бергә күтәргәннәр.

Әниләре вафатыннан соң алар төп йортка кайталар һәм аны гөлбакчага әйләндерәләр.

  • Бу йортка кайчан гына килеп керсәң дә кояш кебек балкып торучы туганнарыбыз каршы ала. Фәридәнең һәрвакыт кайнар ашы пешкән була. Туңдыргычта ярымфабрикатлары һәрчак әзер. Аның өстәл тирәсендә җитез-җитез кайнашканын карап тору – үзе үк бик рәхәт, – ди туганнары Нәзирә апа.

Бәйрәм көнне дә барлык туганнарын бергә җыйганнар алар. Ә апа-сеңелләр бер-берсен бүләк-бүлә хатирәләр яңарттылар.

  • Сез хәтерлисезме, җиләк җыйганда иң күбе Фәридә апаныкы була иде...
  • Ә каз өмәләре уздырганда без берне йолкыганчы Фәридә апа ике казны чистартып куя иде...

Әнә шулай, бер кулы белән дә ул башкаларны көнләштерерлек итеп эшли. Фәридә апаның Ижау энергоучастогында, Альберт абый белән бергә ШЧ-12дә эшләгән хезмәттәшләре дә аларны хөрмәт итәләр, якын туганнары кебек күрәләр.

  • Лаеклы ялга чыкканыбызга күп еллар узса да, бер генә бәйрәмдә дә котламый калмыйлар, – диләр Гайнуллиннар.

Гомер көзләренә якынлашкан бу парның йөзләрендәге бәхет чаткыларын күреп күңел сөенә, диләр балалары да.

  • Әни – минем өчен дус та, киңәшче дә. Ул һәрчак акыллы киңәшләре белән ярдәм итә, туры юл күрсәтә. Әти – иң акыллы, ягымлы, шаян сүзле һәм төгәл кешеләрнең берсе. Аның куллары могҗизалар тудыра, – ди кызлары Алсу.
  • Безнең гаиләдә “монысы – ирләр эше, монысы хатын-кызныкы“ дигән бүленешнең гомергә булганы юк. Кирәк икән, әни кулына чүкеч тота, әти тегү машинасы артына утыра, – дип кадерле кешеләренә соклануын белдерде уллары Альфред та.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев та, һәрьяктан үрнәк Гайнуллиннар гаиләсен бәйрәм һәм алтын туйлары белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.

  • Гаилә – ул җәмгыятьнең нигезе. Без районыбызда сезнеке кебек нык гаиләләр, бер-берсенә тугры парлар күбрәк булуын телибез. Гомер көзегездә сезне балаларыгыз, якыннарыгыз гел сөендереп торсыннар, – дип аларга чәчәк бәйләме һәм медаль тапшырды.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина һәм идарә белгече, гомер буе күрше булып яшәгән Лилия Госманова да бәхетле парга матур теләкләр юллап, бәйрәм символы булган ромашкалар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев