Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе бала тудыру йортында – тантана

    Бүген Әгерҗе бала тудыру йортында өч гаиләгә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды. Богатыревлар гаиләсендә бу сабый - икенче бала, беренче уллары Динар исемле булса, монысына бәхетле әти-әниләре Дамир дип исем кушарга булганнар. Ә менә Камаловлар гаиләсендә икенче кыз сабый туган. Айзана исемен бу кыз да бик яратыр дип уйлыйбыз. Гәриевлар бала...

    Бүген Әгерҗе бала тудыру йортында өч гаиләгә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды.

    Богатыревлар гаиләсендә бу сабый - икенче бала, беренче уллары Динар исемле булса, монысына бәхетле әти-әниләре Дамир дип исем кушарга булганнар. Ә менә Камаловлар гаиләсендә икенче кыз сабый туган. Айзана исемен бу кыз да бик яратыр дип уйлыйбыз.

    Гәриевлар бала тудыру йортына өченче сабыйларына килгәннәр. Моңа кадәр ике малай тәрбияләнгән гаиләгә нәни Хәдитҗә яңа бәхет алып килсен.

    ЗАГС бүлеге начальнигы бәхетле әти-әниләрне котлап, таныклыклар, район башлыгы исеменнән открытка һәм бүләкләр тапшырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: