Әгерҗе балалар китапханәсендә матур чара узды
Балалар китабы атналыгы уза
3 апрельгә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атналыгы билгеләп үтелә. Быел ул балалар язучысы Корней Чуковскийның 140 еллыгына багышлана. Шул уңайдан Әгерҗе балалар китапханәсендә гаҗәеп матур чара узды.
Бәйрәмдә Удмуртиядән балалар язучысы Софья Баязова, “У камина“ иҗади берләшмәсе әгъзалары Наталья Князева һәм Надежда Исрафилова катнаштылар.
...Балалар китабы атналыгы беренче тапкыр язучы Лев Кассиль тәкъдиме белән 1943 елда Мәскәүдә уза. Балалар янына кунакка Самуил Маршак, Корней Чуковский, Агния Барто, Сергей Михалков һәм башка язучылар, шагыйрьләр килә. Кайберләре очрашуга фронттан кайта. Балалар китапханәсе директоры Гөлия Закирова һәм китапханәче Резеда Закирова үз чыгышларында аларның һәркайсын олы хөрмәт белән искә алдылар.
Әгерҗе балаларының китап белән дус булганлыгын күргән Ижау кунаклары аларга шигъри күчтәнәчне мулдан бүләк иттеләр. Балалар өчен кызыклы шигырьләр иҗат итүче Софья Баязова үзенең иҗат юлы белән дә таныштырды. Аның Әгерҗе шәһәренә багышланган шигыре тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Яшь китап сөючеләр Ижауның шигърияткә гашыйк нәфис сүз осталары Наталья Князева һәм Надежда Исрафилова тәкъдим иткән әдәби биремнәрне башкардылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, язучыларны һәм әкият геройларын белүдә, рифмалар табуда ярыштылар. Интеллектуаль уеннарда 2нче мәктәптән Михаил Кучумов, Данил Полянцев, Артем Черницын, 3нче мәктәптән София Кубец, 4нче мәктәптән Данил Закиров аеруча актив булдылар.
София Кубец Ижау кунагының “Кечкенә хуҗабикә“ шигырен бик матур итеп сөйләп тә күрсәтте.
– Мин моңа кадәр Софья Баязова иҗаты белән таныш түгел идем. Укытучым аның иҗаты турында сөйләгәч, шушы шигыре бик ошады. Аны тиз ятладым да, – диде ул.
2нче шәһәр мәктәбе укытучылары Венера Ибраһимова һәм Лариса Рассулова җитәкчелегендәге укучылар чарага аеруча зур әзерлек белән килгәннәр. Алар Софья Баязованың “Чәчәкләр турында“ шигырендәге чәчәкләр булып киенеп, лалә, мәк, гөлчәчәк, чалмабаш, ромашка, дәлия, кыңгыраулар турында шигырьләр сөйләделәр.
– Бүгенге чара балалар китабы атналыгын башлап җибәрүдә матур старт булды. Атна дәвамында һәр көнне кызыклы чаралар узачак. Айболит, Топтыгин, Бармалей, Котауси һәм Маусилар янына сәяхәтләр көтә сезне. Китаптан алга таба да аерылмагыз! Бүгенге чарада катнашкан укучыларыбызга, Ижау кунакларына зур рәхмәт! – дип йомгаклады чараны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев