Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе гүзәлләре

Ямьле җәйгә аяк баскан беренче көннәрдә матур традиция буенча "Әгерҗенең нәни гүзәле" бәйгесе уздырыла. Быелгысы аның тагын да үзенчәлекле, матур булды. Чөнки бәйрәмдә нәни кызлар гына түгел, малайлар да катнашты. Өч сәгать барган бәйгене тын да алмый карадылар тамашачылар. Берсеннән-берсе матур кызлар, ыспай, сөйкемле малайлар, әнә, ничек сәхнәдә үз-үзләрен иркен...

Ямьле җәйгә аяк баскан беренче көннәрдә матур традиция буенча "Әгерҗенең нәни гүзәле" бәйгесе уздырыла.
Быелгысы аның тагын да үзенчәлекле, матур булды. Чөнки бәйрәмдә нәни кызлар гына түгел, малайлар да катнашты. Өч сәгать барган бәйгене тын да алмый карадылар тамашачылар. Берсеннән-берсе матур кызлар, ыспай, сөйкемле малайлар, әнә, ничек сәхнәдә үз-үзләрен иркен тоталар. Ник берсе каушасын?! Озын шигырьләр сөйләгәндә дә, залны яңгыратып җырлаганда да, очып-очып биегәндә дә йөзләреннән елмаю китмәде аларның.
Быел бәйгедә катнашучылар да күп иде. 14 баланы мондый олы бәйгегә әзерләү, ай-һай, җиңел булмагандыр.
- Безнең бакчадан өч бала - Эльвира Никашева, Азалия Кәримуллина, Самат Әшрәповның чыгышларын күрәчәкбез. Иң кечкенәсе Саматка нибары 4 яшь. Сабыйларны бәйгегә ныклап әзерләдек. Ерак дип тормадык, Мәдәният сараена репетициягә дә йөрдек. Алар өчен бик дулкынланам, - диде 3нче балалар бакчасы мөдире Сания Каһарманова.
- Оныгым Эльвира - бик актив кыз. Шахмат түгәрәгенә йөри, бик матур бии, моңы да бар. Бакчада да үткенлеге, активлыгы белән аерылып тора. Бүген аңа караганда да ныграк борчылам, - дип сүзгә кушылды Эльвираның әбисе Лилия ханым.
Юк, сынатмадылар сабыйлар. "Визитка" бәйгесендә үк үзләренең тизрәк үсәсе килүләрен, табиб, пешекче, чәчтараш булырга теләүләрен әйттеләр. Күбесе инде бию, җыр түгәрәкләренә йөри икән. Рәсем ясарга да осталар. Әти-әниләре белән чит илләргә сәяхәт итүләрен дә, походка чыгуларын да яшермәделәр. Малайлар спорт белән дус. Кызлар кызлар инде... Алар бүгеннән үк яхшы хуҗабикә булырга әзерләнәләр. Ә хәзергә максатлары бер: укырга кергәч, барлык фәннәрне яхшы билгеләренә генә үзләштерү, әти-әниләренең ярдәмчесе булу.
Шәһәр балалары белән бергә Иж-Бубыйдан Лениза Җиһангәрәеваның катнашуы бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Татарча җырлап, биеп күңелләрне күтәрде ул. Азалия Кәримуллина Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен сөйләп таң калдырды. Ә менә Иделия Ибраһимованың гимнастик күнегүләр ясавына, Аделия Заитованың Красная шапочка булып киенеп бүре белән "тарткалашуы"на, иң нәни катнашучы 4 яшьлек Азалия Салихованың һинд кызы, Камилла Фарбаеваның шәрекъ биюләре башкаруларына, Рубина Галләмова, Анжелика Садыйкова, Эльвира Никашеваның бик матур җырлауларына сокландык. Малайлар да төшеп калганнардан түгел. "Хыял" театрында шөгыльләнүче Салават Батыровны күп бәйрәмнәрнең алып баручысы буларак беләбез инде. Самат Әшрәпов, Юра Стариков, Дамир Хөснетдинов, Никита Русских та менә дигән биючеләр, җырчылар икән.
...Сәхнәгә бал күлмәкләреннән чыккан нәни гүзәлләрне тамашачы көчле алкышларга күмде. Алар янында горур басып торучы малайларга да күз тимәсен.
- Балаларның талантын кечкенәдән ачарга, сәләтләрен үстерергә кирәк. Киләчәктә бу йолдызчыклардан менә дигән сәхнә осталары чыгачагына ышанам, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Шулай итеп, 6нчы бакчадан Иделия Ибраһимова - "Әгерҗенең нәни гүзәле", Иж-Бубыйдан Лениза Җиһангәрәева "Әгерҗенең иң нәни гүзәле" исемнәренә лаек булдылар. Малайлар арасында җиңүчеләр - "Хыял" театрыннан Салават Батыров һәм 3нче бакчадан Самат Әшрәпов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев