Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе районы җитәкчеләре Гаилә көне белән котлый

Бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа. Ә тулы бәхет өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала. Районыбызда...

Бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа. Ә тулы бәхет өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала.

Районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп 50, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән парларга хөрмәтебез зур. Күп балалар үстерүче, чит баланы тәрбиягә алып, аларга әти-әни назы бүләк итүче гаиләләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклап калырга тырышыгыз, йортларыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев