Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында быел никахын теркәгән иң беренче парга – 77 яшь

    Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә быел иң беренче булып никахларын Фаткутдиновлар гаиләсе - 60 яшен тутырган Рәйхан ханым һәм 77 яшьлек Шамил әфәнде теркәде. - Икебез дә ялгыз калгач, бик авыр булды. Дөрес, балаларыбыз, оныкларыбз бар анысы. Тик тормыш тулы булсын өчен, сине аңлардай, авыр вакытларда юатырдай, бергә утырып гөрләшә-гөрләшә чәй эчәрдәй...

    Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә быел иң беренче булып никахларын Фаткутдиновлар гаиләсе - 60 яшен тутырган Рәйхан ханым һәм 77 яшьлек Шамил әфәнде теркәде.

    - Икебез дә ялгыз калгач, бик авыр булды. Дөрес, балаларыбыз, оныкларыбз бар анысы. Тик тормыш тулы булсын өчен, сине аңлардай, авыр вакытларда юатырдай, бергә утырып гөрләшә-гөрләшә чәй эчәрдәй якын кеше кирәк икән шул. Рәйханны очратуыма мин сөенеп туялмыйм. Ул бик акыллы, кешелекле, киң күңелле, - ди Шамил әфәнде.

    Әлеге гаилә узган ел Ижаудан Әгерҗегә күченгән, йорт сатып алган.

    - Фатирда яшәү туйдырды. Үз хуҗалыгыбыз белән яшисебез, каз, тавыклар асрыйсыбыз килә,- диләр алар. - Әле күптән генә Ижауга барып кайткан идек. Андагы ыгы-зыгыдан бик тиз арыдык. Ә Әгерҗедә рәхәт, тыныч.

    Рәйхан ханым мәдрәсәгә йөреп дини гыйлем туплый. Ә җомга көннәрендә алар икәүләп мәчеткә йөриләр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: