Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе районында ятимнәргә фатир бирделәр

"Без бу фатирны биш ел көттек. Ә бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Әнә, нинди матур, якты яңа фатирыбыз", - дип сөенә Әгерҗедән Рузана ИСЛАМОВА. МАТУР ӨЙДӘ УЕНЧЫКЛАРЫМ КӨТӘ Күптән түгел "Авангард" кинотеатры бинасында җитәкчеләрнең дүрт ятим - Рузана Исламова, Айдар Вәлиев, Диана Семенова, Әлфинә Сәлимовага яңа фатирлардан ачкычлар тапшырганын...

"Без бу фатирны биш ел көттек. Ә бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Әнә, нинди матур, якты яңа фатирыбыз", - дип сөенә Әгерҗедән Рузана ИСЛАМОВА.

МАТУР ӨЙДӘ УЕНЧЫКЛАРЫМ КӨТӘ

Күптән түгел "Авангард" кинотеатры бинасында җитәкчеләрнең дүрт ятим - Рузана Исламова, Айдар Вәлиев, Диана Семенова, Әлфинә Сәлимовага яңа фатирлардан ачкычлар тапшырганын хәбәр иткән идек инде. Бүген аларның барысы да Энгельс урамындагы фатирларына күченү белән мәшгуль.

- Ә безгә эшне аеруча кызу тотарга кирәк. Тиздән тагын бер кечкенәбез дөньяга аваз салачак, аңа кадәр эшне бетерергә кирәк, - диләр Рузана белән Айрат.

- Ә бу фатирга биш яшьлек кызыбыз Алсу бездән дә ныграк сөенде. Бакчадан да "матур өйдә уенчыкларым көтә" дип сөенә-сөенә кайта, - дип дәвам итәләр алар.

- Фатирны шушы йорттан бирәчәкләре җәй башында мәгълүм булды. Бу хәбәрне ишетү белән йортны килеп карап киттек. Бик ошады. Безнең фатир кайсысы булачагы билгеле булганчы, ничә кат әйләндек икән бу тирәләрдән?! Ә инде безгә тәгаенләнгән фатирга килеп кергәч, шатлыгыбыз бермә-бер артты. Обойлары да бик матур, эшләнеше дә сыйфатлы. Ничек сөенмисең инде бу бәхеткә?! - ди яшьләр.

Моңа кадәр Әгерҗедә арендага фатир алып торганнар Исламовлар. Иж-Бубыйда участок алып йорт та төзиләр. Тик анысының эше күп әле.

- Авылдашыбыз Рәис абый Минаголовка рәхмәт инде. Ул ятимнәргә бушлай фатир бирелүе турында әйтеп, безгә дә чиратка басарга киңәш бирмәгән булса, бәлки, бу бәхеткә тиенмәгән дә булыр идек, - дигән сүзләр белән үткән тормышын да сөйләп алды Рузана.

ЯЗМЫШ КОЧАГЫНА ТАШЛАМАДЫЛАР

...Красный бордагы "Наз" приютында яшәп, 5 сыйныфта укыган апасы Лилияне, 4 сыйныфта укыган Рузананы Иж-Бубыйдан Әлфинур һәм Фәнис Нәфыйковлар опекунлыкка алгач, кызларның тормышы баштанаяк үзгәрә.

- Әлфинур апа белән Фәнис абый безне хезмәт белән тәрбияләделәр. Бик таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белделәр. Тик без аларга шундый тәрбия биргәннәре өчен чиксез рәхмәтле, - ди Рузана.

Апасы белән икесе дә Әлмәт физкультура техникумын тәмамлыйлар. Аннан Рузана, читтән торып, Чаллы педагогия институтында укый, апасы КФУда белем ала.

Рузананың бүген төп вазифасы балаларга белем бирү-савыктыру үзәге методисты булса да, безгә ул күбрәк "Созвездие-Йолдыздык" республика телевизион фестивале дипломанты "Хыял" ансамбле җитәкчесе буларак таныш.

- Менә бәбиләр срогым да җитә инде, ә мин һаман биеп йөрим. Иж-Бубыйга машинамда үзем рульдә барам, - ди Рузана үз эшен бик тә яратуына ишарәләп.

Шунда ук тагын сөенече белән уртаклашырга ашыга:

- Күптән түгел апам Лилиягә дә Казаннан фатир бирделәр. Ул да бик канәгать. Безнең кебек ятимнәрне язмыш кочагына ташламаган өчен Хөкүмәткә, республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт! Укыган чакта пособие алдык. Тулай торактан бирелгән бүлмәдә яшәдек. Укып бетергәч, "подъемный" бирделәр. Хәзер менә бушлай фатир алдык, - диде Рузана саубуллашканда.

Аның бу сүзләреннән соң соң җитәкчеләр ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырган мизгелләр һәм аларның яшьле күзләре хәтергә килде. Эчтән генә:

- Алга таба мондый сөенечле мизгелләрегез ешрак булсын иде, - дип теләдем.

Белешмә:

Әгерҗе районында ятимнәрне фатир белән тәэмин итү исемлегендә 42 кеше чиратта тора.

2014 елда тугыз ятим балага фатир бирелгән, 2015 елда - бер балага.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев