Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе ЗАГС бүлеге бинасында - тантаналы язылышу

"Без бик бәхетле", - диләр узган атнада Әгерҗедәге яңа ЗАГС бүлеге бинасында никахларын теркәгән Альбина-Максим КОРОТАЕВлар. Яшь парның болай дип әйтер өчен сәбәпләре күп. Беренчедән, шундый зәвыклы, заманча бинада никахларын рәсми рәвештә беренчеләрдән булып нәкъ шушы пар теркәде. Икенчедән, аларны котларга якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе...

"Без бик бәхетле", - диләр узган атнада Әгерҗедәге яңа ЗАГС бүлеге бинасында никахларын теркәгән Альбина-Максим КОРОТАЕВлар.

Яшь парның болай дип әйтер өчен сәбәпләре күп. Беренчедән, шундый зәвыклы, заманча бинада никахларын рәсми рәвештә беренчеләрдән булып нәкъ шушы пар теркәде. Икенчедән, аларны котларга якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев та килгән иде. Язылышу турындагы таныклыкны яшь гаилә шушы җитәкче кулыннан кабул итеп алды. ЗАГС бүлеге бинасын төзегән "МирСтрой" ширкәте җитәкчесе Али Ибрагимов яшьләрне котлап, көнкүреш техникасы алыр өчен сертификат бүләк итте. Иж-Бубыйдан озакламый алтын туйларын билгеләп үтәчәк Котдус-Нурания Сәләхиевлар да яшьләргә иң изге теләкләрен җиткереп, гаиләдә дус-тату яшәүнең серләре белән уртаклаштылар.

- Бу көнне дүрт яшь пар балдак алышты. Тантаналы язылышуга Казан, Чаллы, Ижаудан да кунаклар килгән иде. Алар Әгерҗедәге яңа ЗАГС бүлеге бинасының бик тә матур булуына соклануларын белдерделәр, - ди бүлек начальнигы Лилия Госманова.

Августны юкка гына туйларга бай ай дип йөртмиләр. Быелның җиде аенда районда 60 пар язылышкан булса, август аенда гына никах теркәүгә 21 гариза кабул ителгән. Гаилә тормышын шундый матур яңа бинада башлап җибәргән парларның янәшә атлар юллары да бәхетле һәм матур булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев