Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә беренче тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз теленнән Олимпиада узды

Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте

15 апрельдә Әгерҗенең 5 нче балалар бакчасы базасында районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче тапкыр инглиз теленнән "I like english" муниципаль олимпиадасы узды. Анда шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 6-7 яшьлек берәр бала катнашты.Матур итеп киенгән һәм матур прическалар ясап килгән кызлар, дулкынлануларын сиздермәскә тырышып, чит телне белүләрен һәм бу белемнәрне практикада куллана алуларын күрсәттеләр.

Аларның сәләтен составына "Мәгариф идарәсе" МКУ методистлары һәм шәһәр мәктәпләренең инглиз теле укытучылары кергән жюри бәяләде.

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина әлеге олимпиаданың безнең районда беренче тапкыр уздырылудагы төп әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, әлеге этапта тәрбияче-педагогларның миссиясе - балалар белән эшләүдә дәвамчылык. Соңыннан аларны яңадан укытырга туры килмәслек итеп, сөйләм теле буенча нигезле һәм төп белемнәрне бирергә кирәк.

- Бүген без Әгерҗе районында беренче тапкыр район башлыгы Азат Вәлиев ярдәме белән кертелгән мәктәпкәчә звенода инглиз телен укытуның беренче уңай нәтиҗәләр бирүенә шаһит булдык. Болар мәктәпләрдә алдынгы балалар булачак, - дип ассызыклады ул.

Олимпиадада катнашучыларның берсе 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүче  6 яшьлек София Петряева әйтүенчә, инглиз теленә аны тәрбиячесе Елена Васильевна өйрәтә, ә өйдә әнисе һәм апасы булыша икән. Безнең "Үскәч кем булырга телисең?" диеп соравыбызга кыз чатнатып: "Мин стюардесса булам! Шуңа күрә миңа инглиз телен, ә тагын кытай телен һәм башка телләрне өйрәнергә кирәк!" - дип җавап бирде.

Чара азагында җиңүчеләр һәм призерлар Дипломнар белән бүләкләнде. Менә шулай тантаналы төстә һәм бәйрәм рухында районыбызда нәниләр өчен инглиз олимпиадасы буенча беренче тәҗрибә узды. Киләчәктә дә алар шулай ук уңышлы булсын дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев