Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә коляскалар парады гөрләде

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗедә тәүге тапкыр коляскалар парады уздырдылар. Анда коляскаларын үзенчәлекле итеп бизәгән 65 гаилә катнашты. Барысы да бик матурлар, күз явын алырлык бизәлгәннәр иде. Әкият геройлары да, диңгезчеләр дә, кияү һәм кәләшләр дә, төрле җәнлекләр дә - тагын әллә нинди төрле коляскалар һәркемнең игътибарын җәлеп...


Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗедә тәүге тапкыр коляскалар парады уздырдылар.

Анда коляскаларын үзенчәлекле итеп бизәгән 65 гаилә катнашты. Барысы да бик матурлар, күз явын алырлык бизәлгәннәр иде. Әкият геройлары да, диңгезчеләр дә, кияү һәм кәләшләр дә, төрле җәнлекләр дә - тагын әллә нинди төрле коляскалар һәркемнең игътибарын җәлеп иттеләр. Хәтта шушы бәйрәмнең символы булган ромашкалар белән бизәлгән коляскалар белән дә чыгыш ясаучылар булды.
Бу бәйрәм дәвамлы булачак, диделәр жюри әгъзалары. Киләсе елларга аны тагын да зурлап - авылларны да җәлеп итеп уздырачаклар.
Коляскалар парадыннан соң стадионда "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дигән ярыш узды. Анда 9 гаилә төрле ярышларда көч сынаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев