Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Петр–Алифтина Санников “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек

    ОЧРАШТЫРДЫ ЮЛЛАР Санниковлар 44 ел бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, өч кызларына үрнәк әти һәм әни булып яшиләр. - Ярый әле, яшьлегебездә бер-беребезне сайлаганбыз. Гомер буе ярты сүздән аңлашып яшәдек, бер-беребезне авыр сүз әйтеп рәнҗеткән чаклар да булмады. Хәзер балаларга да ирләрегезне хөрмәт итегез дип гел кабатлап торам, - ди Алифтина...

    ОЧРАШТЫРДЫ ЮЛЛАР

    Санниковлар 44 ел бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, өч кызларына үрнәк әти һәм әни булып яшиләр.

    - Ярый әле, яшьлегебездә бер-беребезне сайлаганбыз. Гомер буе ярты сүздән аңлашып яшәдек, бер-беребезне авыр сүз әйтеп рәнҗеткән чаклар да булмады. Хәзер балаларга да ирләрегезне хөрмәт итегез дип гел кабатлап торам, - ди Алифтина ханым.

    ...Петр да, Алифтина да бер мәктәптә укыйлар. Армиядән соң Петр Ижауга машина төзелеше заводына эшкә урнаша. Бу вакытта Алифтина да шушы ук заводта контролер буларак хезмәт сынавын үтә. Төрле цехта эшләсәләр дә, өйләренә илтүче юллары бер була яшьләрнең.

    Гаилә коргач, яшь пар Әгерҗегә кайтып төпләнә. Алтын куллы Петрны вагон депосына эшкә алалар. Нинди генә эш башкарса да, үҗәт, тырыш ир-егет сынатмый. Берничә тапкыр социалистик ярышлар җиңүчесе була, шәһәр Советына депутат булып сайлана. "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгесен, Горький тимер юллары начальнигының исемле сәгатен ул әле хәзер дә кадерле бүләк итеп саклый. Ә Алифтина ханым 33 ел вагон депосында кранчы булып эшли. Аның да Рәхмәт хатлары - бер кочак.

    ҮЗ КӨЧЛӘРЕ БЕЛӘН

    Икесе дә матурлыкка гашыйк Санниковлар. Ә бу гүзәллек капка төпләреннән үк башлана.

    - Хыялым - яңа йорт төзү белән күпләп чәчәк үстерү иде. Менә хәзер матурлык дөньясында яшәвебезгә сөенәм, - ди Алифтина ханым.

    Чехов урамындагы йортлары әллә каян балкып тора аларның.

    - Бу йортны берничә ай эчендә сафка бастырдылар. Әти көнозын йорт төзү белән мәшгуль була да төнлә эшкә китә. Иртән кайтып янә кулына балта-пычкысын ала, - дип искә ала өлкән кызлары Светлана.

    - Безнең әти - осталарның остасы. Ул балта эшенә дә хирыс, үзе - слесарь да, эретеп-ябыштыручы да. Әле сез аның нинди оста бакчачы икәнен белмисез, - дип әңгәмәгә кушыла төпчекләре Алина.

    Шунысы да игътибарга лаек, Петр Иванович һәм Алифтина Ивановна һәркайда бергә: кибеткә дә бергә чыгалар, хастаханәдә дә бер вакытта дәвалану курслары алалар, кичке шәһәрне дә бергә күзәтәләр, кышын чаңгыда да бергә йөриләр...

    КЫЗЛАРЫ ДА - МЕНӘ ДИГӘН

    Кызларын да үзләре кебек итагатьле, эш сөючән итеп үстерәләр Санниковлар. Светлана белән Ирина кечкенәдән кул арасына керәләр.

    - Мәктәптә бик яхшы укыдылар. Дәрестән соң безгә булышалар иде. Бу эш - ирләрнеке, монысы хатын-кызныкы дигән бүленеш булмады. Кызлар утын да ярдылар, мичкә ягып өйне дә җылыттылар, печән дә хәзерләштеләр, тәмле итеп ашарга пешерергә дә өйрәнделәр, - ди Алифтина Ивановна.

    17 елдан соң тагын бер кызлары дөньяга килә Санниковларның.

    - Петя бик малай көткән иде. Әмма Ходай безгә янә кыз бүләк итте. Алинабыз малайлар кебек бик шаян, көчле булып үсте. Әнә, профнастил алып кайтып бирде дә, түбәне дә әтисе белән бергә алыштырдылар, - ди Алифтина ханым.

    Кызларга техника "җене" дә кагылган. Бүген алар барысы да машина йөртәләр.

    - Без тормышта үз урыныбызны тапканбыз икән, монда әти-әнинең өлеше бик зур. Әти һәрвакыт: "Тырышыгыз! Безнең өчен түгел, үзегез өчен өйрәнәсез" дип әйтә торган иде, - ди Светлана.

    Кызлар, чынлап та, Әгерҗедә үз урыннарын тапканнар. Светлана - 1нче гимназиядә укытучы. Ирина "Татфондбанк"ның өстәмә офисы белән җитәкчелек итә. Алина - үзәкләштерелгән бухгалтериянең икътисад бүлеге начальнигы.

    - Кызларыбыз дүрт онык - дүрт малай бүләк иттеләр. Хәзер аларны сөеп туялмыйбыз, - диләр Санниковлар.

    БАКЧАЛАРЫ - ГӨЛЛӘР ИЛЕ

    Олыгаеп барсалар да Петр Иванович белән Алифтина Ивановнага әле күз тимәсен. Һәр көнне сәгать биштән аягөсте алар. Капка төбен, ишегалдын, бакчаларын ямьләүче чәчәкләрен тәрбияләргә ашыгалар. Биредәге матурлыкка таң калырлык. Чәчкәләрнең нинди төрләре һәм төстәгеләре юк! Металлдан ясалган чәчәкләр дә чын диярсең! Анысын йорт хуҗасы кышкы озын кичләрдә ясый икән. Капкалардагы матур бизәкләрне дә үзе төшергән Петр Иванович. Әнә шулай, елларга бирешмичә, эштән тәм һәм ямь табып, матурлыкка гашыйк булып, балаларына олы терәк булып яшиләр Санниковлар.

    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: