Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Селивановлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтә

    Әгерҗедә яшәүче Михаил-Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр. ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров юбилярларга иң матур теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларны тәбрикләү тантанасы никахларын рәсми рәвештә теркәгән яшь парлар - Әгерҗедән...

    Әгерҗедә яшәүче Михаил-Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр. ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров юбилярларга иң матур теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларны тәбрикләү тантанасы никахларын рәсми рәвештә теркәгән яшь парлар - Әгерҗедән Кирилл һәм Ирина Вахрушевларның кызыл туйлары белән тәңгәл килде. Яшьләр юбилярларны, ә юбилярлар яшьләрне котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: