Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр Әмир исемен яраталар

    Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз. - Элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзер әти-әниләр балага исем кушуга шәхсән якын килеп карыйлар, ягъни исемнәрне кабатламаска тырышалар. Шулай да малайлар арасында Әмир исемен кушучылар бик еш очрый, - диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Малайларга Ратмир, Назар, Данияр, Алмаз, Владислав,...

    Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз.

    - Элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзер әти-әниләр балага исем кушуга шәхсән якын килеп карыйлар, ягъни исемнәрне кабатламаска тырышалар. Шулай да малайлар арасында Әмир исемен кушучылар бик еш очрый, - диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Малайларга Ратмир, Назар, Данияр, Алмаз, Владислав, Азамат, Алан, Илмир исемен кушучылар булган. Ә менә кызларга Рамина, Милана, Василиса, Риана, Оливия кебек исемнәрне бирергә тырышалар икән.

    - Узган атнада бер сабыйга әти-әниләре Сафийа исеме куштылар. Ул гарәпчәдән -"чиста, ихлас" дигәнне аңлата. Әти-әниләр өчен исемнең мәгънәсе дә бик мөһим, - ди ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Госманова.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: