Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗенең иң игелекле эшмәкәре юбилеен билгеләп үтә

Әгерҗедә аны иң игелекле эшмәкәр буларак беләләр. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер ул: өлкәннәргә дә, Картлар йортларында тәрбияләнүчеләргә дә, ятимнәргә дә, мохтаҗларга да... Үзе дә тормышта күпне күргән, күпне кичергән Фәнил ШАҺИЕВ: "Болар барысы да - күңел кушуы буенча башкарылган эшләр", - дияргә ярата. ТОРМЫШ ТӨБЕННӘН КҮТӘРЕЛГӘН Ә бит ул...

Әгерҗедә аны иң игелекле эшмәкәр буларак беләләр. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер ул: өлкәннәргә дә, Картлар йортларында тәрбияләнүчеләргә дә, ятимнәргә дә, мохтаҗларга да... Үзе дә тормышта күпне күргән, күпне кичергән Фәнил ШАҺИЕВ: "Болар барысы да - күңел кушуы буенча башкарылган эшләр", - дияргә ярата.
ТОРМЫШ ТӨБЕННӘН КҮТӘРЕЛГӘН
Ә бит ул үзе дә тормышның төбеннән күтәрелгән. Әмма беркайчан зар елап йөрмәгән. Гап-гади гаиләдә үскән Фәнил балачагы турында бик яратып, ул вакытларны сагынып искә төшерергә ярата. Әгерҗенең иң матур урынында - Набережная урамында яшиләр алар. Әгерҗе елгасында яшьтәшләре белән су коену, балык каптыру, яр буенда төрле уеннар оештыру... Бу рәхәтлекне, шаян-шук вакытларны сагынмый мөмкин түгел шул. Хыялланырга яратучы, фантазиягә бай, уртак телне тиз табучы Фәнилне дуслары бик якын итәләр. Шулай да үз йортлары белән яшәгән, бик күп мал тоткан Шаһиевлар малайларына гел уен белән мавыгырга ирек бирмиләр. Хуҗалыкта иң яраткан хайваны ат була Фәнилнең. Шуңа аны тәрбияләүне дә үз өстенә ала малай.
7 сыйныфта укыганда гаиләләре белән Свердловскига күчеп киткәч Әгерҗене ничек сагынуын сүзләр белән генә аңлата да алмый ул. Әмма яңа дуслар аңа сагыну хисләрен беразга гына булса да басарга ярдәм итә. Мәктәптә оештыру эшләрендә актив катнашуы да Әгерҗене азга гына оныттыра. Ә менә диңгезчеләр әзерли торган училищены тәмамлагач хыялланырга яратучы егеткә дөнья киңлекләре ачыла. Ул төрле илләрдә була, алардагы яшәү шартлары белән таныша.
БАРЫСЫ ДА "НУЛЬ"ДӘН БАШЛАНА
Гаилә коргач, тигезлектә балалар үстерербез, бик бәхетле булып яшәрбез дип уйлаган егетнең, өйләнгәч бөтен хыяллары чәлпәрәмә килә. Хатыны белән чәчләр чәчкә бәйләнми һәм ул гаиләсен ташларга мәҗбүр була. Күпмедер вакыт узгач улы һәм кызының балалар йортына эләгүен ишеткәч, газизләрен ала да туган Әгерҗесенә кайтып китә.
Әгерҗедә аны берәү дә кочак җәеп каршы алмый. Ике бала тәрбияләүче әтигә барысын да "нуль"дән башлау җиңелләрдән булмый. Алар Калинин урамында бернинди уңайлыклары булмаган баракта яшиләр. Әмма Фәнил төшенкелеккә бирелми, теләсә нинди эшне башкарырга әзер була: подъезд аллары да себерә, кочегар булып та эшли, штукатур-маляр эшенә дә кулы ятып тора. Шул ук вакытта берсеннән-берсе кечкенә балаларны карау, тәрбияләү - барысы да Фәнил җилкәсендә була.
СИН - МИНЕМ БЕРДӘНБЕР
...20 ел элек очраклы гына танышалар алар. Фәнил белән Зөбәрҗәт күршедә генә яшәсәләр дә, бер-берсен белмиләр. Иренең вафатыннан соң ялгызы ике бала үстерүче Зөбәрҗәт ханымның туган көне аларны гомерлеккә кавыштыра.
- Гомер бәйрәмем белән котларга туганнар, дуслар җыелган иде. Мәҗлес кызып барганда ишектә кыңгырау чыңлады. Ишек төбендә басып торган Фәнил гөмбә маринадлау рецептын сорый. Бермәлгә күзләребез очрашты... Без аны табын артына дәштек, сүз сүзгә ялганып китте. Бик тыйнак, акыллы, әдәпле булуы белән Фәнил беренче күрүдә үк күңелемне биләп алды, - ди Зөбәрҗәт.
Туган көн Зөбәрҗәт белән Фәнилне гомерлеккә кавыштыра. Дүрт баланы бергәләп аякка бастыралар алар.
АКЧА ҖИҢЕЛДӘН КИЛМИ
Үз эшләрен башлау җиңел булмый Шаһиевларга.
- Башта вешенки гөмбәсен үрчетеп саттык. Аннан соң уйлаштык та К.Маркс урамында кечкенә генә бер бинада керамик плиткалар җитештерә башладык, - дип сөйли Зөбәрҗәт ханым.
Хәзер бу урында әгерҗелеләрнең яратып йөри торган "Ризалит" кибете урнашкан. М.Горький урамында "Бәхетле" кибетеннән дә бу микрорайонда яшәүчеләр өзелеп тормый. Әнә шул кибетләрне яшәтү, халыкны аларга тагын да җәлеп итү өчен тырышалар эшмәкәрләр. Әлбәттә, Фәнил әфәндегә ял да, бәйрәмнәр дә юк. Әле суыткыч ватыла, әле ут сүнә, әле җылылык бетә... Әмма акыллы хуҗа һәр катлаулы хәлдән чыгу җаен белә.
- Җитәкчебез Фәнил Шәүкәтовичны бик хөрмәт итәбез. Олымы-кечеме - һәрберебезгә яхшы мөгамәләдә. Беркайчан тавыш күтәрмәс, бик гади һәм кешелекле ул, - ди "Бәхетле" кибетенең өлкән сатучысы Анжела Әхмәтова.
Зөбәрҗәт ханым белән эштә дә, өйдә дә бергә алар. Проблемалар булса, уртага салып сөйләшәләр, бергәләп алардан чыгу юлын эзлиләр. Ялларда балалар, килен-кияүләр, оныклар белән бергә җыелырга яраталар. Табигать кочагында ял итү, оныклар белән уйнау яшәртеп тә җибәрә Фәнил әфәндене. Ә бәхет өчен күп кирәкме соң?!
- Әле ярый, янәшәмдә мине һәрчак аңлый торган җәмәгатем, яраткан балаларым һәм оныкларым бар. Алар белән бик бәхетле мин, - ди 60 яшьлек юбилеена килеп җиткән Фәнил Шаһиев.
Ә без аңа әле күп еллар Әгерҗе халкына хезмәт итәргә һәм, әлбәттә, яраткан гаиләсе янәшәсендә сәламәт булып яшәргә язсын дип телибез.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев