Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Яшь әтиләр арта

Район Советының XXV сессиясендә чыгыш ясаган ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина соңгы елларда яшь әтиләрнең артуын әйтте. Районда узган ел бер яшүсмер - 15, икесе - 16, алтысы 17 яшьтә әти булганнар. Ә 17 яшьлек әни - берәү генә. Гражданлык хәлләре актларын теркәү белән шөгыльләнүче ЗАГС бүлеге җитәкчесенең чыгышы кызыклы...

Район Советының XXV сессиясендә чыгыш ясаган ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина соңгы елларда яшь әтиләрнең артуын әйтте. Районда узган ел бер яшүсмер - 15, икесе - 16, алтысы 17 яшьтә әти булганнар. Ә 17 яшьлек әни - берәү генә.
Гражданлык хәлләре актларын теркәү белән шөгыльләнүче ЗАГС бүлеге җитәкчесенең чыгышы кызыклы саннарга һәм фактларга бай булды. Узган елгы саннарга күз салыйк әле. 2012 елда районда 556 кеше вафат булган. Аларның 286сы - ир-атлар, 270е - хатын-кызлар. Ир-атлар - гадәттә, 50-75, хатыннар 70 яшьтән соң үлгән. Хатын-кызларның күбесенең гомере яман шеш авыруларыннан өзелгән. Үлем очраклары аеруча Исәнбай һәм Кичкетаңда (24әр), Красный бор һәм Тирсә (22шәр), Девәтернәдә (16) күп.
Узган ел 259 пар гаилә корган. Иң яшь парга нибары 16 яшь булган. Ә Менделеевскидан 92 яшьлек кияү егете безнең районнан 78 яшьлек кәләш белән никахын теркәгән.
Узган ел районда 262 малай, 253 кыз дөньяга килгән. Иң күп бала Бимада (14), Иж-Бубыйда (13), Сарсак-Омга һәм Красный борда (11әр) туган.
Әти-әниләр улларына узган ел түбәндәге исемнәрне яратып кушканнар: сигезәр нәнигә Тимур, Әмир, Артем, тугызар кызга Карина, Дарина, Елизавета.
2012 елда уллыкка алу турында - 3, исем алыштыру турында 2 акт теркәлгән.
Ә хәзер быелгы саннарны карап үтик. 4 айда районда 169 сабый туган. Шуларның 65е - беренче, 58е - икенче, 31е өченче нәни.
107 ир-ат, 103 хатын-кыз вафат булган. Бу, узган елга караганда, 21 процентка күбрәк.
Гаилә коручылар да арткан. 86 пар законлы төстә никахлашкан. Шул ук вакытта 54 пар аерылышкан.
ЗАГС бүлегенең архив фондында 1935 елдан башлап 179553 акт саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев