Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Коляскалар парадка чыкты

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен әгерҗелеләр бик озак күңелләрендә сакларлар әле. Чөнки быел шәһәрдә бу бәйрәмгә карата бик матур чаралар узды. Тәүге тапкыр оештырылган булса да, коляскалар парадының ничек матур һәм күңелле узуын сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Стадионга керү юлында ук коляскалы яшь әниләр, төрле яшелчә, җиләк-җимеш,...


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен әгерҗелеләр бик озак күңелләрендә сакларлар әле. Чөнки быел шәһәрдә бу бәйрәмгә карата бик матур чаралар узды.

Тәүге тапкыр оештырылган булса да, коляскалар парадының ничек матур һәм күңелле узуын сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Стадионга керү юлында ук коляскалы яшь әниләр, төрле яшелчә, җиләк-җимеш, әкият геройлары, хәтта кияү һәм кәләш булып киенгән нәни малайлар-кызлар каршы алдылар. Коляскаларның күз явын алырлык матур итеп бизәлүе яшь әти-әниләрнең фантазиягә ничек бай булуларын күрсәтеп тора. Әнә, Ямиевларның 10 айлык Раязлары һәм Закировларның 11 айлык Мәрьямнәре кияү белән кәләш образында бик матур күренәләр.
- Коляскалар парады уздырылуы турында хәбәр килеп ирешү белән анда катнашу теләге уянды. Балаларны кем итәргә, колясканы ничек бизәргә дигән сораулар һич кенә дә тынгы бирмәде. Бәйрәм Бразилиядә футбол буенча Дөнья Чемпионаты узган көннәргә туры килгәч, әллә балаларны футболчылар итеп киендерик микән дип тә уйлаган идек. Әмма ике кешедән генә нинди команда булсын инде дип бу уебыздан кире кайттык. Аннан балаларны кияү белән кәләш итәргә уйладык, - ди Айгөл Ямиева.
Галиуллиннарның кечкенә Камилләре бүгеннән үк пилот булырга әзер. Әти-әнисе аңа, әнә, колясканы самолет итеп ясаганнар. Ә Фәйзуллиннар гаиләсендә өч кыз Яна, Карина, Милана тәрбияләнә.
- Барысы да кызлар булгач, әллә ни уйлыйсы да булмады. Кызларым матрешкалар бүген, - ди әниләре Татьяна.
Ә менә Спартак белән аның энесе Рим Кузнецовлар диңгезчеләр булырлар, ахры. Бу образ бик килешеп тора үзләренә. Вика һәм Настя Павловалар кызлар булсалар да, пират киемнәреннән килгәннәр бәйрәмгә.
- Безнең коляска - хәзинәләр сандыгы, - ди әниләре Ирина.
Ә менә бу коляска янында тукталмаган кеше булмагандыр. Ерактан ук балкып күренеп торучы яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән бизәлгән колясканы без дә сокланып карадык. Ләйсән Шадрина кызлары Риана белән Аринаны карбызлар итеп киендергән. Ә коляскада нинди генә җәйге нигъмәтләр юк.
- Ике атна йокламадым дисәм дә була. Кечкенә кыз йокларга яткач, тегү эшенә керешә идем. Обой белән колясканы төреп алдым да, шуңа җиләк-җимешләрне беркеттем. Кечерәйгән күлмәк-кофталар да, ползункилар да ярап куйды. Хәтта менә бу эшләпәмне дә үзем тектем, - ди Ләйсән. Чынлап та, куллары алтын икән хуҗабикәнең. Аның хезмәтен жюри әгъзалары да югары бәяләделәр. Шадриннар гаиләсе икенче урынга лаек булды.
Бәйрәмдә нәниләр клоуннар, рус чибәркәйләре, татар кызлары, шоферлар, табиблар, төрле җәнлекләр, бөҗәкләр, мультфильм, әкият геройлары, чәчәкләр һәм тагын әллә нинди образларга кереп киендерелгән иде. 65 колясканың кайсын иң-иңе итеп билгеләү дә авыр булды жюри әгъзаларына. Әнә, район башлыгы Валерий Макаров та:
- Бу искиткеч матур бәйрәм булды. Сабыйларга да, аларның әти-әниләренә дә зур рәхмәт! Киләсе елга 1 июнь - Балаларны яклау көнендә коляскалар парадын янә уздырачакбыз. Бүгеннән үк әзерләнә торыгыз, - диде.
Бөек солтан Азатны Багдадтан озата килгән филне ясаган МИХАЙЛОВлар, принцессалар Асия һәм Сабинаны утыртып җигелгән ак атны ясаган УМАРОВлар һәм диңгезче МАГАНОВлар гаиләләре беренче урынга лаек булдылар.
- Әле мондый матур балачак бәйрәме күргән юк иде. Яшь гаиләләрнең фантазиясенә таң калдык, - диделәр бәйрәмгә килүчеләр.
Ххх
Бу көнне стадионда "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дигән ярыш та узды. Һәр балалар бакчасыннан берәр гаилә спорт ярышларында көч сынаштылар. 8нче балалар бакчасыннан Крыловлар-Гавшиннар гаиләләре беренче урынга лаек булдылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев