Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Күпбалалы ялгыз ата төнлә бутерброд ашаган өчен кызын каеш белән ярган

Үги әнисе көлеп карап торган

Ростов өлкәсендә үрнәк гаиләдә җәнҗал булган. Гаилә башлыгы, хатыны үлгәч, сигез бала белән ялгызы кала. Аларның өчесе үз балалары, калган бишесе – тәрбиягә алынганнары.

Әниләре булмаса да, балалар гел чиста йөргән, тамаклары тук булган. Җәен ял итәргә йөргәннәр. Үрнәк әтинең грамоталары да күп, хакимият аңа «ГАЗель» машинасы да бүләк иткән. Әмма аның төпчек кызын төнлә торып бутерброд ашаган өчен каеш белән кыйнавы шаккаткыч хәл.

Гаиләдәге үзгәреш әти кешенең тормышында хатын-кыз барлыкка килү белән бәйле булырга мөмкин икән. Баласы булган ялгыз хатын бу гаиләгә күрше буларак керә башлый. Пироглар, ашлар пешерә. Аннары баласы белән ул шунда яшәп тә кала. Өйдә үзенең тәртипләрен дә урнаштыра. Балалар белән коры сөйләшә. Әтиләрен аларга каршы котырта башлый. Ашау буенча да өйдә яңа кагыйдәләр керә. Иртәнге  җидедә – иртәнге аш, төшке аш – сәгать бердә, кичке аш – алтыда. Моңа өстәп кухняда камера да куела. Беркөнне 10 яшьлек кыз төнлә ашыйсы килеп уяна. Бу көнне әтисе эштә була, үги әнигә сиздермичә генә суыткычтан бутерброд алып ашый. Әмма суыткычның ишеген ялгыш япмый калдыра. Иртән хатын моны әтиләренә сөйли.

Камерадан кечкенә кызның эше икәнен белеп алалар. Әтисе каеш белән кызының аркасына сукканда, үги әни елмаеп карап торды, дип сөйли кыз соңрак полициягә. Кызның яралы аркасын әнисе ягыннан туганнары күреп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Балаларбарысы бергә әтиләренең әйбәт булуын әйтә, ә менә хатынын яратмыйлар ди. Бу факт буенча тикшерү башланган.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев