Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Миләш тәлгәшләре – бүләгем

"Дөньяда үкенердәй итеп яшәмәдек. Тик менә гомернең сизелмичә үтеп баруы гына кызганыч", - диләр 46 ел иңне-иңгә куеп яшәүче Азат-Раилә МУЛЛАМӨХӘММӘТОВлар. Икесе дә Әгерҗедән алар. 1нче гимназиядә (ул чагында 34нче мәктәп) укыганнар. - Мин Раиләгә мәктәптә укыганда ук күз салып куйдым. Тик ул институтта укый башлагач кына озатырга җөрьәт иттем,...

"Дөньяда үкенердәй итеп яшәмәдек. Тик менә гомернең сизелмичә үтеп баруы гына кызганыч", - диләр 46 ел иңне-иңгә куеп яшәүче Азат-Раилә МУЛЛАМӨХӘММӘТОВлар.
Икесе дә Әгерҗедән алар. 1нче гимназиядә (ул чагында 34нче мәктәп) укыганнар.
- Мин Раиләгә мәктәптә укыганда ук күз салып куйдым. Тик ул институтта укый башлагач кына озатырга җөрьәт иттем, - ди Азат. Институтта укыганда гына озатса да, кыз янына бер генә чит егетне дә җибәрми ул, Раиләсен читтән торып саклый.
- Ничек инде мин күз салган кызга башка егет гашыйк булырга тиеш?! Раилә - минем өчен, мин Раилә өчен бердәнбер яр булуны максат итеп куйдым һәм шуңа ирештем дә, - ди горурланып.
- Ә аның ничек матур итеп артымнан йөргәнен күрсәгез... Егетләр кызларына чәчәкләр бүләк итсә, Азат миңа миләш тәлгәшләре алып килә иде. Кыш көне бозга туңган кып-кызыл миләшләре әле дә күз алдымда тора. Ә бервакыт портретымны ясап алып килде, - дип кушыла Раилә.
Язылышулары да кыш көне була аларның.
- Ул чакта ЗАГС район авыл хуҗалыгы идарәсенең II катында урнашкан иде. Хәтимә апа Закирова язылыштырды безне. Дуслар белән җәяүләп килдек тә язылышып кайтып та киттек, - дип искә алалар. Аннан - никах, туй...
- Ул көннәр турында сандык төбендәге туй күлмәге генә искә төшереп тора инде хәзер, - ди Раилә.
Казан педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап, гомере буе 1нче гимназиядә мөгаллимлек иткән Раилә дә, Әгерҗедә ГПТУда электрик һөнәрен үзләштереп, 30 елга якын тимер юлда хезмәт куйган Азат та: "Безнең өчен беренче урында һәрчак гаилә булды", - диләр.
- Кызларыбыз дөньяга килгән көн - иң бәхетле көннәремдер. Бала тудыру йортыннан ничек канатланып кайтып киткәнемне үзем генә беләм, - ди Азат.
- Икенчесе дә кыз булгач, Азат борчылыр инде дип уйлаган идем. Шәфкать туташлары: "Ирегез кош тоткандый сөенеп кайтып китте", - дигәч, күңелләрем тулып китте, - дип дәвам итә Раилә.
Кызлары Гөлнара белән Гөлшат гаиләләре белән яшиләр, үзләре күптән әни инде.
- Балаларыбызның тормышта үз урыннарын табуына, матур гаиләләр корып яшәүләренә, безгә оныклар бүләк итүләренә сөенеп туялмыйбыз, - диләр Мулламөхәммәтовлар.
- Гөлнарабыз гаиләсе белән үз яныбызда яши. Зур гаилә булып яшәсәк тә, бик рәхәт. Менә дүртәүләп көньякка ял итәргә киттеләр әле. Алардан башка өйдә күңелсез, - ди Раилә.
- Оныклар белән "мәш" килеп яшәве - үзе бер рәхәтлек бит ул, - дип җөпли аның сүзләрен җәмәгате. Менә шулай бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып яшиләр бүген Мулламөхәммәтовлар.
- Бер-берегезне кайсы сыйфатлары өчен аеруча хөрмәт итәсез? - дип сорыйм.
- Раилә гомер буе бик тә сабыр, юл куючан, акыллы булды, - ди Азат.
- Азат та бик түзем. Шуның өстенә, куллары алтын, һәрчак төптән уйлап эш итә, - ди Раилә. "Алтын куллы" дигәннән, бүген яши торган бик тә күркәм йортларын да, каралты-кураны да үз куллары белән җиткергән Азат. Һәр әйбергә осталыгы белән бергә кул җылысын да салган.
- Электрик та, балта остасы да, сантехник та ул. Кыскасы, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, - ди хатыны.
Хәер, берсе эшләгәндә икенчесе карап тору гадәте юк бу гаиләдә.
- Өй җиткергәндә дә тактаның бер башыннан Азат тотса, икенчесенә мин барып тотына идем. Шулай да кар көрәү, бакча казу кебек ир-атлар эшләрдәй гамәлләр алар кулында инде, - ди хуҗабикә.
Әнә, бакчада да рәхәтләнеп бергә эшлиләр алар.
- Мин бәрәңге һәм кыяр үстерү өчен җаваплы, калганнары - Раилә өстендә, - дип шаярта Азат. Тик йортта гына түгел, бакчада да үрнәк тәртип хакимлек итүе аларның бар эшне бергәләп, киңәшләшеп башкаруы турында сөйли.
...Рамазан аенда уразасын тота, биш вакыт намазын куймый Раилә. Намаз укыган саен Аллаһыга бер теләк белән ялвара:
- Йә, Раббым, балаларыбызга исәнлек, тәүфыйк, ә безгә тигез гомерләр насыйп ит.
Шушы теләкләре кабул булып, картлык көннәрендә дә бер-берсенең күңел җылысын тоеп яшәргә язсын иде бу хөрмәтле парга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев