Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Пар канатлар

Аларга сокланып, күпләр "пар аккошларга тиң сез", диләрдер. Быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бу бәхетле пар өчен аеруча истәлекле булды. Алар Россиянең "Мәхәббәт һәм тугрылык" өчен медале белән бүләкләнделәр. ... Тәбәрле егете Рәүфәт белән Барҗы-Умга кызы Дилбәр ШӘЙМӘРДАНОВларның гаилә тормышы моннан 31 ел элек башланган. - Әле ярый, яшьлегемдә...

Аларга сокланып, күпләр "пар аккошларга тиң сез", диләрдер. Быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бу бәхетле пар өчен аеруча истәлекле булды. Алар Россиянең "Мәхәббәт һәм тугрылык" өчен медале белән бүләкләнделәр.

... Тәбәрле егете Рәүфәт белән Барҗы-Умга кызы Дилбәр ШӘЙМӘРДАНОВларның гаилә тормышы моннан 31 ел элек башланган.
- Әле ярый, яшьлегемдә Рәүфәт кебек гаилә һәм бала җанлы, хатын-кыз кадерен белә торган егет очраган дип сөенеп туялмыйм. Бер арттырусыз әйтәм, без бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз, юл куя беләбез. Безнең дә төрле чаклар була. Кайчак ачу килгән чакта икебез дә телне тешләп калабыз. Ә бу - ир белән хатын өчен бик тә кирәкле сыйфат."Сөйдергән дә, биздергән дә тел", дип юкка гына әйтмиләр бит, - ди Дилбәр ханым.
- Гаиләдә тынычлык, татулыкны саклап калуда хатын-кызның сабырлыгы зур роль уйный, - дип әңгәмәгә кушыла Рәүфәт тә.
Менә шулай, яшьлекләрендәге мәхәббәтне утыз елдан артык саклап килүче, бер-берсен кадерләп яшәүче Шәймәрдановларның өч баласына да күз тимәсен. Аларның ТНВ телерадокампаниясендә эшләүче көрәшче уллары Айдар, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы җырчы, көрәшче уллары Динарның көрәш мәйданындагы һәм сәхнәдәге уңышлары белән газетабызда даими таныштырып барабыз. Әти-әниләренең "Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булуын ишеткәч Динар бик тә шатланып:
- Әткәй белән әнкәй, чыннан да, тормышта бер-берсен бик кадерләп яшиләр. Алар безне вәгазь укып түгел, үз үрнәкләре белән тәрбияләделәр. Мин кечкенәдән үк һәрьяклап әтиемә охшарга тырышам. Тормышымда бәхетле гаилә кору өчен әнием кебек кыз очрасын иде, - диде.
Рәүфәт белән Дилбәргә бу олы бүләкне район үзәгендә оештырылган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев тапшырды. Ә Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе бүлекчәсе рәисе Энҗе Хикмәтуллина бу бәхетле парга микродулкынлы мич бүләк итте.
Бәйрәмдә быел энҗе туйларын билгеләп үтүче Исәнбайдан Өлфәт-Гөлфәридә Тукмановлар, Әгерҗедән Эльвира-Фәрит Нәбиевлар, Зөһрә-Фәрит Сәләховларны да хөрмәтләделәр.
Тату гаиләдә балалар да бәхетле һәм алар мәктәптә һәр эштә активлар, әти-әниләре дә балаларының сыйныф тормышында актив катнашалар. Бәйрәм уңаеннан тантанага шәһәр һәм авыллардан егермегә якын шундый үрнәк гаилә чакырылган иде. Мәгариф бүлеге идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, аларны бар халык алдында котлап, Рәхмәт хатлары тапшырганда балаларының шат йөзләре кояш кебек балкыды. Пар канатлы гаиләдә үсүче бу балаларның бәхетләре гомерлек булсын!

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев