Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Педагог 9 сыйныф укучысын тезләндереп, гафу үтендергән

Баланың анасы социаль челтәрләрдә яза

Карачаево-Черкесия Республикасында укытучы хатын укучы баланы кимсеткән. Хәзер бу эшне прокуратура тикшерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Баланың анасы укытучыга зарланып социаль челтәрләрдә яза. Учкекен шәһәре мәктәбендә укытучы хатын «балаларны аерып карый, кимсетә», ди ул. Әни кеше сүзләренчә, укытучы баланы тезләндереп бастыра, гафу үтенергә мәҗбүр итә, махсус хисапка кую белән куркыта.

«Малокарачаевский районы прокуратурасы матбугатта чыккан хәбәрләрдән соң, Учкекен урта мәктәбе укытучысының 9 сыйныфта укучы балага карата рөхсәт ителмәгән тәрбия ысулларын куллануы турында мәгълүматны тикшерә», — диелә прокуратура хәбәрендә.

Тикшерүдән соң, нигез булган очракта, прокурор чарасы күреләчәк, диелә хәбәрдә

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев