Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Һәр ятимнең үз куышы булачак

Татарстанда ятим калган һәр баланың үз фатиры булырга тиеш. Республикада аларны торак белән тәэмин итү буенча махсус программа эшли. Әти-әнисез калып, болай да күп нәрсәдән мәхрүм ятимнәрне фатирлы итүне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ныклы контрольдә тота. Республикабызда ел саен ... ятим фатир ала. Республика лидеры куйган шушы...

Татарстанда ятим калган һәр баланың үз фатиры булырга тиеш. Республикада аларны торак белән тәэмин итү буенча махсус программа эшли.
Әти-әнисез калып, болай да күп нәрсәдән мәхрүм ятимнәрне фатирлы итүне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ныклы контрольдә тота. Республикабызда ел саен ... ятим фатир ала. Республика лидеры куйган шушы мөһим бурыч безнең районда да тормышка ашырыла.
Узган ел Әгерҗе районында тугыз ятим яңа йортлардан фатир алды. Сарсак-Омгада туып-үскән 25 яшьлек игезәкләр Анна белән Алена Панфиловалар да Әгерҗедә фатирлы булуларына сөенеп туялмыйлар.
... Бер-бер артлы дүрт балаларына тормыш бүләк иткән Вера белән Николай Панфиловларның гомерләре бик кыска була. Олы кызлары Таняга - 10, уллары Алешага - 7 , ә төпчек игезәкләре Алена белән Аннага нибары 4 яшь булганда бөтен Сарсак-Омга халкын тетрәндереп 30 яшьлек әниләре Вера якты дөньядан китеп бара. Сабыйларны тәрбияләү Николай белән әбиләре Антонина җилкәсенә кала. Әмма бәла-каза ялгызы йөрми, диләр бит. Әниләрен югалту хәсрәтеннән әле айнып та җитмәгән бу гаиләгә тагын җанөшеткеч хәбәр җиткерәләр. Әтиләрендә - яман шеш авыруы. 37 яшендә дүрт баласын тома ятим калдырып Николай да мәңгелеккә китә.
- Әбиебезгә рәхмәт инде. Безне кеше итү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Туганнарыбыз да бик ярдәм иттеләр, - диләр игезәкләр.
Алена белән Аня 105нче училищеда тегүче һөнәрен үзләштерәләр, аннан соң штукатур-маляр белгечлеге алалар. Алена Әгерҗе егете Сергей белән белән гаилә кора. Бер-бер артлы өч сабыйлары туа. Узган ел Әгерҗедә Чайковский урамындагы яңа йорттан бер бүлмәле фатир биргәч, кош тоткандай була Алена.
- Кухнясы иркен, зал да 20 квадрат метр. Өч бала белән иркенрәк булсын иде дә, әмма без хәзерге заманда бушлай шушы фатирны бирүләренә дә сөенеп туялмыйбыз. Дөрес, узган ел фатирда кайбер проблемалар булды. Әмма алар вакытлыча гына, - ди хуҗабикә.
Әйе, балачактан ук язмышның ачы сынавына дучар булып, әти-әнисез үскән ятимнәргә бушлай фатир күктән төшкән бәхет инде ул.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев