Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

ӘРМӘН ГАИЛӘСЕНДӘ - КУНАКТА

Газетабыз битләрендә татар, рус, мари, удмурт гаиләләре турында бик еш язабыз. Ә менә Гаилә көне уңаеннан без әрмән гаиләсенең ишеген шакырга булдык. Бу - үзенчәлекле АРАКЕЛЯНнар гаиләсе. Биредә үскән ике баһадир егет Грайр һәм Тигран - кул сугышы буенча Әгерҗене Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда таныткан спортчылар. ӘРМӘНСТАННАН - ӘГЕРҖЕГӘ...

Газетабыз битләрендә татар, рус, мари, удмурт гаиләләре турында бик еш язабыз. Ә менә Гаилә көне уңаеннан без әрмән гаиләсенең ишеген шакырга булдык. Бу - үзенчәлекле АРАКЕЛЯНнар гаиләсе. Биредә үскән ике баһадир егет Грайр һәм Тигран - кул сугышы буенча Әгерҗене Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда таныткан спортчылар.

ӘРМӘНСТАННАН - ӘГЕРҖЕГӘ

- Менә бу фотосурәттә без - Петербургта. Малайлар бу зур ярышта беренче-икенче урыннарны яуладылар. Биредә әрмән чиркәвендә булган идек. Ә бу Ригада төшкән фото... Грайр Италиядә - Дөнья чемпионатында... - Карине стенага эленгән фотолар, уллары яулаган дистәләгән Грамота, медальләр, фотолар турында шулхәтле бирелеп сөйли. Аның һәр сүзендә ике улы белән дә, чын мәгънәсендә, горурлану, уңышларына сөенү, ярату хисләре ярылып ята.

...Каринэ бик яшьли әнисез кала. Ә ире Ашот һәм аның биш бертуганы әтисез үсәләр. Бәлки ата-ана назы күрмичә үскәнгәдер, алар бар күңел җылысын, яратуларын улларына бирергә тырышалар.

- Безнең өчен гаилә, йорт, балалар - һәрвакыт беренче урында, - ди Карине. - Малайларга нотык укып, каеш белән тәрбияләмәдек. Бары һәрчак аларны аңларга тырыштык, әти-әни генә түгел, без алар өчен чын өлкән дус була белдек. Ә нотык уку, гел әрләп тору баланың психикасына бик тәэсир итә ул. Аннан баланың үз эченә бикләнүен көт тә тор.

...Аракаляннар гаиләсе Әрмәнстанның Кировакан шәһәреннән Әгерҗегә 90нчы еллар ахырында күченәләр. Көчле җир тетрәүләр, бәрелешләр, ачлык-ялангачлык шәһәрне ташлап китәргә мәҗбүр итә бу яшь гаиләне. Карине инде ничә еллар узса да әле хәзер дә ул көннәрне күз яшьләрсез генә икә ала алмый.

Бөтенләй таныш булмаган Әгерҗедә дә әрмән гаиләсенә тормышны өр-яңадан башлау җиңел булмый. Дүрт яшьлек Грайрны һәм ике яшьлек Тигранны 9нчы балалар бакчасына бер төркемгә урнаштыралар. Ике ел Ашотның абыйсы Иванның йортында көн күрәләр. Аннан үзләре фатир сатып алалар.

- Тормышыбыз әнә шулай акрынлап җайлаша башлады. Бераз тын алгач малайларны төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк дигән ныклы фикергә килдем һәм аларны бию түгәрәгенә, спорт мәктәбенә яздырдым, - дип елмая Карине.

Малайлар да йөзгә кызыллык китермиләр. Мөстәкыйль, эшкә сәләтле булып үсәләр. Төзелеш эшендә әтиләренең уң кулы алар, өйдә - әниләренең ярдәмчеләре. - Мәктәптә укыганда малайлар адресына ник бер зарлану сүзе ишетелсен. Киресенчә, җәйге лагерьга барсалар - педагоглар шалтыратып рәхмәт әйтәләр. Ярышларга китсәләр - әти-әниләр шалтыратуыннан телефон тынмый иде. Чөнки малайларыбыз, кая гына барсалар да, яшьтәшләренең олы ярдәмчеләре булдылар, - ди Карине горурланып.

ҺӘР ҖИҢҮ ӘТИ-ӘНИГӘ БАГЫШЛАНА

Әниләре Грайр һәм Тигранның һәр ярышын, һәр җиңүен хәтерли. Чөнки ул ярышларда алар янында булырга тырыша, һәрвакыт малайларны үсендереп тора.

Малайлар хәзер Ижауда югары уку йортларында укыйлар. Грайр ИжГТУның инженер-төзүче факультетында белем ала. Атнага ике тапкыр кайтып, 2нче мәктәптә балаларны кул сугышы спорты нечкәлекләренә өйрәтә. Тигран шушы ук уку йортында спорт факультетында укый. Спортчы егетләр бер генә ярыштан да читтә калмыйлар. Ә алар булган җирдә - һәрчак җиңү. Әгерҗедә "Арарат" футбол командасы оештыру тәкъдиме белән дә чыктылар алар. Узган җәйдә район башлыгы Кубогына узган ярышларда уңышлы гына чыгыш та ясадылар.

- Без һәр җиңүне әти-әниебезгә багышлыйбыз. Алар безне үсендереп тормаса, безнең өчен тырышмасалар, бу җиңүләр дә булмас иде. Ярышларда әниебезнең янәшәдә булуын тою безгә ничек рәхәт икәнен күз алдына да китерә алмассыз. Ә әтиебез ярышларның бөтен чыгымнарын күтәрә. Без балачактан ук ярышларга йөреп күпме зур шәһәрләрне, тарихи урыннарны күрү бәхетенә ирештек, - диләр Грайр һәм Тигран.

Спортчы егетләрнең җиңүләре, чынлап та, кадерле кешеләренә иң олы бүләк. Малайлар һәр бәйрәмдә әти-әниләренә сюрприз ясарга яратуларын да әйттеләр. Тиздән кадерле кешеләренең көмеш туйлары. Малайлар бу көнгә дә ныклап әзерләнәләр.

- Безнең өчен иң олы бүләк - улларыбызның тормышта үз юлларын табуы, - ди Карине.

ГАИЛӘ ҖЫЛЫСЫН САКЛАУЧЫ

Ни генә дә дисәң дә, гаиләдә ир - баш, хатын - муен. Ләкин муен кая борылса, баш та - шунда. Бу әрмән гаиләсендә дә шулай. Җор телле, шат күңелле, бик тә сөйкемле хуҗабикә Карине - йортларында җылы мохит тудыручы бик тә тырыш ханым. Әнә, иртә яздан бакчалары лалә чәчәкләренә күмелгән. Ә өйдә хуш ис таратып тәмле ризык пешә.

- Улларымның чыгарылыш кичәләренә дә тортны үзем пешердем. Милли ашларыбызга өстенлек бирәбез. Татар ашларын да пешерә беләм дип мактана алам, - ди ул.

Студент Грайр белән Тигранга хәзер плитә янында үзләренә кайнашырга туры килә. "Аш-су өлкәсендә осталыклары арта гына бара", дип сөенә әниләре.

Гаилә башлыгы Ашот - аз сүзле, төгәл кеше. Шуңа күрә аны гаиләдә ярты сүздән, кайчагында карашыннан ук аңлыйлар. Ә менә Карине теләсә кайсы бәйрәмгә ямь өсти, аны җанландыра белә. Шуңа күрә аны гаиләдәгеләр дә, туганнары да, дуслары да бик яраталар.

Каринедан голубцы рецепты

Бу голубцыга кәбестә яфраклары урынына виноградныкы кирәк. Яфракларны кайнар су белән коендырабыз. Аннан ит, пешерелгән дөге һәм күп итеп яшел тәмләткечләрне болгатып яфракка төрәбез. Тирән табага аз гына су салып голубцыны пешерәбез. Табынга кефирга сарымсак кушып ясалган соус белән бирәбез.

Виноград яфракларын кышка да әзерләп калдырырга була. Һәр катламына тоз сибеп урыйбыз да банкага салып салкын урынга куя Карине.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев