Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда инде дүртенче көн югалган баланы эзлиләр

    Белүче юкмы?

    Татарстанда инде дүртенче көн 13 яшьлек кызны эзлиләр.

    Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.

    Волонтерлар биргән мәгълүмат буенча, мәктәп укучысы Яшел Үзәндә дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда югалган.

    Кызның буе 160 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, җирән чәчле, күзе яшькелт-зәңгәр төстә.

    Өстенә кара төстәге кыска пуховик, соры свитер, чалбар, соры-алсу төстәге шарф, аягына кара ботинка кигән. Үзе белән кара биштәр алган.

    Кызның кайда икәнлеген белүчеләр яки аны күрүчеләр булса, 8-967-46-64-911 яисә 112 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: